Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Хезмәтләре җиңел түгел, әмма мактаулы

Сез фотода 2011 елдан бирле Анатыш элемтә бүлегендә эшләүче Людмила Ледянкинаны күрәсез. Бер үк вакытта ул почтальон вазифасын да башкара. Тумышы белән Питрәч районыннан булса да, монда да ул үз кешегә әйләнде. Моңа кадәр Людмила Ледянкина "Анатыш" хуҗалыгында кадрлар бүлегендә эшләгән иде.

Аның эше күп тармаклы: түләүләр ала, пенсияне, шулай ук вакытлы матбугатны да тарата. Авыл кечкенә булса да район гәҗитен 136 экземплярда яздырып алалар. Людмила Ледянкинаның тырышлыгы, кешеләр белән уртак тел табуы нәтиҗәсендә вакытлы матбугатка язылу беркайчан да кимеми. Куелган планның керем өлешен инде үтәгән.
-Людмила Александровна бу өлкәдә күптән түгел генә эшли. Шуңа карамастан, матбугатка яздыру эшен төгәл башкара, күрсәткечләре дә югары,-ди районның почта элемтә бүлеге җитәкчесе Илсур Кәтиев. Аның белән бергә Наталья Афанасьева тырышып хезмәт куя. Ул Шиланка авылында газета-журналлар тарата. Ике авыл халка да аларның хезмәтеннән канәгать.
Тансылу Минһаҗева.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев