Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Халык канәгәть калды [фото]

Район үзәгенең Октябрь урамында "Табиб" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең икенче даруханәсе эшли башлады. Республика көнендә аны рәсми ачу тантанасы булды.

Әлеге даруханә шушы микрорайонда урнашкан күп фатирлы йортларның өлкәне Раилә Дудко инициативасы белән ачылды. Полянка авылында яшәүчеләр дә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәр.

-Без бина әзерләдек, тәҗрибәле кадрлар тупладык һәм халык үтенечен үтәдек,-диде җәмгыять җитәкчесе Флера Фәйзуллина.

Әлеге микрорайонда эшләүчеләргә аптека мөдире Наталья Кручинина, фармацевт Фирдәүс Мифтахова, консультантлар Зилә Садретдинова һәм Светлана Сведущева хезмәт күрсәтәләр. Наталья Николаевна бу өлкәдә зур тәҗрибә туплаган белгеч. Ул 40 ел район үзәк дарухәнәсендә эшләгән. Бу күп нәрсә турында сөйли. Даруханә ялларсыз һәм төшке ашка тәнәфессез эшлиячәк.

Җәмгыять җитәкчеләре бу уңайдан зур бәйрәм оештырдылар. Микрорайонда яшәүчеләрне котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин да килгән иде. Ул соңгы вакытта районда ачылган социаль объектлар турында сөйләде. Кызыл лента киселгәннән соң, даруханә ишекләрен ачты, беренче сатып алучыларга бүләкләр тапшырылды. Тантанада күп кеше катнашты. Бигрәк тә балаларга күңелле булды инде. Алар өчен күңелле конкурслар, викториналар оештырылды. Тәм-томнар бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев