Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Хезмәтебез халкыбыз өчен

Узган атна ахырында Котлы Бөкәш авылы Мәдәният йортында халык җыены үтте. Анда муниципаль район башлыгы Илһам Валеев һәм район үзәге учреждение җитәкчеләре катнаштылар. Газета укучыларыбызга Котлы Бөкәш авыл җирлеге Светы башлыгы Илдар Фәтхетдинов отчетының кыскартылган вариантын тәкъдим итәбез.

-Авыл җирлегенә 4 авыл керә. Барлыгы 2104 кеше яши. Безгә халык бик теләп мөрәҗәгать итә һәм аларның тәкъдим-сорауларын уңай хәл итәргә тырышабыз. Ел дәвамында 3604 мөрәҗәгать кабул ителде.
Авыл җирлегендә бүген 10 сугыш ветераны, 34 ветеранның тол хатыннары яши. 25 е дәүләт программасы нигезендә барлык уңайлыклары булган фатир алдылар. Тагын 9 ы якын көннәрдә бу шатлыкны татыячаклар. Көндәлек эшебездә район җитәкчелегенең кайгыртучанлыгын, ярдәмен тоеп яшибез. Котлы Бөкәш авылында, мәсәлән, Ленин урамында зур төзекләндерү эшләре үткәрелде. Юлларга 90 рейс ком кайтарылды. Аларны грейдер белән тигезләүне оештырдык. Шулай ук З.Шәймарданов урамыннан мәктәпкә бара торган юлга да асфальт ватыклары ташып түшәлде. Вахитов урамында да шунда яшәүчеләр ярдәме белән юллар яхшыртылды. Узган ел кыш айларында урамнарны кардан чистарту өчен 75750 сумнан артык акча тотылды.
Авылыбызның экологик хәле дә аянычлы иде. Бу максаттан яз башыннан урамнарны, чишмә тирәләрен чистартуны оештырдык. Түгелгән чүпләрне җыеп юк иттек. Бу эштә "Чаллы" фермерлык хуҗалыгы, бигрәк тә Дамир Ногманов зур ярдәм күрсәтте. Хуҗалыктан чыккан каты чүпне махсус урыннарга түгү оештырылды.
Авыл җирлегенең бюджеты 2011 елга 2 миллион 846 мең сум каралган иде. Киләсе елда ул бераз кимрәк була. Шул акчаның 465 мең сумы урамнарны яктыртуга тотылды. Быел да район җитәкчелеге ярдәме белән урамнарга өстәмә яктырткычлар куюны оештырдык.
Быел "Дуслык" балалар бакчасына газ кертелде. Аның җылыту системасы тулысынча үзгәртеп корылды. Бу эшләрнең барысы да без уйлаганча уңышлы килеп чыкты. Ел дәвамында Котлы Бөкәш Мәдәният йортында да бик күп концерт-тамашалар күрсәтелде. Анда Казан, Яр.Чаллы шәһәре артистлары да чыгыш ясадылар. Шулай ук монда якташыбыз, Россия күләмендә танылган композиторыбыз Фәтхерахман Әхмәдиевның 81 еллыгына багышлап "Уйнагыз, гармуннар" кичәсе күңелле үтте. Анда күрше районнардан һәм Казан шәһәреннән бик күп кунаклар кайтты. Ел дәвамында Котлы Бөкәш, Тәб.Чаллы Мәдәният йортларында төрле эчтәлектәге күп кенә күңел ачу чаралары оештырылды. Чаллы шәһәрчеге тарихи тыюлык итеп игълан ителгән иде. Димәк, анда казу, төзү эшләре, чүп түгүләр катгый тыела. Шушы шәһәрчек читендәге зиратны быел койма белән әйләндереп алуны оештырдык. Анда 4 авыл мәчетенең картлары, кайбер оешма коллективлары, авыл Советы депутатлары да актив катнаштылар.
Авыл җирлеге биләмәсендә чишмәләрне төзекләндерү буенча да быел нәтиҗәле эшләдек. Котлы Бөкәш авылына килә торган Тәб.Чаллы авылы чишмәсен төзекләндердек. Суүткәргечкә капиталь ремонт үткәреп, ике урам халкын чишмә суы белән тәэмин иттек. Хәлфә бабай чишмәсен дә без ел буена төзек тотарга тырышабыз.
Бу ел авыл эшчәннәре өчен аеруча уңышлы килде. Терлек азыгын халкыбыз күп әзерләде. Ә бездә барлыгы 727 хуҗалыкта 410 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 180 е савым сыерлары. Халык быел сөт сатып кына да 1 миллион 326 мең сум өстәмә табыш алдылар. Бездә быел ике гаилә фермасы оешты. Аларда барлыгы 74 баш сыер асрала. 7 кешегә өстәмә эш урыны булдырылды. Без эшләргә теләге зур булганнарга һәрвакыт зур ярдәм күрсәтәбез, халкыбыз өчен хезмәт куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев