Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Газ белән шаярырга ярамый!

Гражданнарның торак йортларында янгыннарны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасында, шул исәптән безнең районда "Торак-2012" операциясе игълан ителде. Аның барышында торак йортларның янгынга каршы торышы тикшерелә, гражданнарга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату, өйрәтү буенча чаралар үткәрелә. Хәзерге заманда торак йортлар, биналар, нигездә, газ белән ягып җылытылалар. Газ бик уңайлы, мәшәкатьсез ягулык әлбәттә. Әмма...

Гражданнарның торак йортларында янгыннарны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасында, шул исәптән безнең районда "Торак-2012" операциясе игълан ителде. Аның барышында торак йортларның янгынга каршы торышы тикшерелә, гражданнарга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату, өйрәтү буенча чаралар үткәрелә.
Хәзерге заманда торак йортлар, биналар, нигездә, газ белән ягып җылытылалар. Газ бик уңайлы, мәшәкатьсез ягулык әлбәттә. Әмма аның белән саксыз эш итсәң бәла-каза буласын көт тә тор.
Февраль аенда Трой Урай авылында хуҗаның кулдан ясалган газ мичен караучысыз калдыруы нәтиҗәсендә мунчада янгын чыга. Мәктәп укучыларының вакытында күреп алуы гына йортны янгыннан саклап калырга мөмкинлек бирә. Агымдагы елда Россиядә газ баллоннарын саклау, файдалану кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә чыккан янгыннарда кешеләр дә һәлак булды.
Район газ службасы мәгълүматлары буенча безнең районда Гобәй, Яңа Солтан, Кадрәк, Камский торак пунктларында гына баллонлы газ белән эшли торган плитәләргә хезмәт күрсәтелә. Баллонлы газ плитәләре газ службасында исәптә тормаса, хезмәт күрсәтү кенәгәсе булмаса, алардан файдалану тыела.
Газ хуҗалыгында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат исегезгә төшерәбез:
-газ баллоннарын торак йортларда, фатирларда, балконнарда, тулай торак бүлмәләрендә, каралты-кураларда (сарай, гараж, мунча), шулай ук ишек алдындагы ачык мәйданчыкларда сакларга ярамый ;
-газ һәм кислород баллоннарын бергә саклау тыела;
-газ баллоннарына билгеләнгән срокта сынау үткәрү зарур;
-газ баллоннарын янмый торган ящикларда, җилләтелә торган биналарда, кояш нурлары төшми торган урыннарда сакларга кирәк. Аларда "Огнеопасно", "Газовый баллон" дигән язулар булырга тиеш;
-газ белән эретеп ябыштыру эшләре башкарганда баллон белән горелка арасында-10, газ һәм кислород баллоннары арасында 5 метр ара булу зарур;
-газ белән эретеп ябыштыру эшләренә наряд бирелергә, эш урыны янгын сүндерү средстволары белән тәэмин ителергә тиеш;
-газ баллонына шланглар тоташкан урыннарны заводта ясалган хомутлар белән беркетү таләп ителә.
Кирәк булмаган, гамәлдән чыккан газ баллоннарын үтильләштерү чарасын күрергә кирәк.
Бу таләпләрне үтәмәүчеләргә карата штраф санкцияләре каралган.
Объект җитәкчеләре, гражданнар газ хуҗалыгында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсәләр күп кенә бәла-казаларга юл куелмас иде әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев