Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Гаилә мөнәсәбәтләре– нәзек җеп

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе өчен соңгы айларда "урак өсте" башланды дияргә була. Бигрәк тә спиртлы эчемлекләр куллану аркасында балаларына тиешле тәрбия бирә алмаучы әти-әниләр өстеннән гаризалар күп килә. К.лар гаиләсе утырышка беренче тапкыр гына чакырылмый. Гаилә "башлыгы" соңгы ике елда гына-7 тапкыр, хатыны 2 тапкыр административ...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе өчен соңгы айларда "урак өсте" башланды дияргә була. Бигрәк тә спиртлы эчемлекләр куллану аркасында балаларына тиешле тәрбия бирә алмаучы әти-әниләр өстеннән гаризалар күп килә.
К.лар гаиләсе утырышка беренче тапкыр гына чакырылмый. Гаилә "башлыгы" соңгы ике елда гына-7 тапкыр, хатыны 2 тапкыр административ җаваплылыкка тартылды. Монысында алар балигъ булмаган улларын һәм кызларын калдырып, ике көн буе күрше авылда кәеф-сафа коралар. Әти-әниләре үз вазыйфаларын тиешле рәвештә башкармаган, алкоголь куллану аркасында 11,13 яшьлек балалар "Акчарлак" приютына озатыла. Үзләренә административ штраф салына.
Икенче бер аяныч очрак: әни кеше яшүсмер кызына өй җыештырырга куша, тегесе әнисен тыңламый. Шуның аркасында алар арасында тавыш чыга. Ана белән кыз бер-берсенә кул күтәрәләр. Әтиләре әлеге конфликтка түзә алмыйча, хатыны белән кул низагына керә. Бу хәл полициягә барып ирешә. Тикшерү барышында өйләрендәге атмосфера бик үк уңай булмавы раслана.
Комиссия әгъзалары кызны мәктәп эчендә исәпкә куярга булдылар. Өстәмә индивидуаль-профилактик чаралар билгеләнде, социаль-психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтергә кирәклеге хакында сүз барды. Ана кеше административ җаваплылыкка тартылды.
Соңгы комиссиядә шулай ук яшүсмерләр тарафыннан юл кагыйдәләрен бозу: юл аркылы тиешле урында чыкмау, 14 яше тулмаганнарның машина юлыннан велосипедта йөрү кебек административ тәртип бозу очраклары да тикшерелде. Аларның әти-әниләренә кисәтү ясалды.
Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X