Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Этләр көтү көтә

Районыбызның Кызыл Яр төбәгендә яшәп көн күрүче Сафиуллиннар хакында язганыбыз бар, ишеткәнегез дә бардыр. Күптән түгел генә редакциябезгә беренче Балык бистәсендә гимназиясендә укучы кызлар Эмилия килеп керде һәм шактый кызыклы фотолар алып килүен искәртте. Баксаң, утарларында берничә дистәләгән сарык малы тотучы бу гаиләгә Казанда яшәүче дуслары атна саен диярлек токымлы...

Районыбызның Кызыл Яр төбәгендә яшәп көн күрүче Сафиуллиннар хакында язганыбыз бар, ишеткәнегез дә бардыр. Күптән түгел генә редакциябезгә беренче Балык бистәсендә гимназиясендә укучы кызлар Эмилия килеп керде һәм шактый кызыклы фотолар алып килүен искәртте. Баксаң, утарларында берничә дистәләгән сарык малы тотучы бу гаиләгә Казанда яшәүче дуслары атна саен диярлек токымлы этләре белән кайтып төшәләр икән. Максатлары-этләрне көтү көтәргә өйрәтү. Араларында Бельгия, Австралия, Германия, Шотландия овчаркалары, хәтта терьер токымлылар да шактый. Эмилиянең фаразлавынча әлеге "чабаннар" үз эшләрен үтә дә җаваплы башкаралар икән. Заманалар үзгәрә, көтүчегә кытлык бүгеннән үк инде зур. Кем белә, якын киләчәктә көтүләребез шушы "акыллы зат"лар карамагына калмагае?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев