Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Эшне активлаштыру сорала

Чәршәмбе көнне наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны комиссия рәисе урынбасары Р.Гыйльманов алып барды.

Район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары С.Ненастьев наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешен профилактикалау, безнең район территориясендә урнашкан аптекаларны рецептсыз тыелган препаратлар сату фактларын ачыклау буенча тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде. Быел наркотикларны законсыз саклаган өчен ике кеше җинаять җаваплылыгына тартылганнар. Алар икесе дә ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр. Наркотик матдә кулланучы 3 гражданин машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәннәр. Район үзәк больницасында наркотик кулланучы 25 балыкбистәле исәптә тора. Аларның 8 е наркотикка бәйлелектән интегәләр. Район үзәгендәге аптекалар составларында кодеин булган препаратларны рецептсыз сату фактлары тикшерелде. Бу юнәлештә закон бозулар ачыкланмады.
Утырышта яшьләр һәм укучылар арасында профилактик эш алып баруга аерым игътибар бирелде. Шул исәптән бу эшкә дин әһелләрен тарту мәсьәләсе каралды.
Мәктәп автобуслары шоферларын рейд алдыннан тестлау турында район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Н.Шәйхетдинов сөйләде.
Утырышта наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең 2012 елга эш планы буенча фикер алышулар булды. Ул үз эченә дистәләрчә төрле чараларны ала. План өстәмәләр кертеп бертавыштан расланды. Комиссия эшендә район прокуроры Ф.Хусаенов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев