Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

"Эшлиләр дә, ял да итә белә бездә табиблар"

Район сәламәтлек сагында торучы медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәрен табигать иркендә--Сабантуе итеп уздыру матур традициягә керде. Быел да Трой Урай авылы янәшәсендәге кояшлы алан кунакларны көтте.

--Эшли дә, вакытында матур итеп ял да оештыра беләсез,-.диде муниципаль район башлыгы Илһам Валеев, аларны бәйрәмнәре белән котлап.-- Районыбыз халкы сәламәтлеге сезнең кулларда. Хезмәтегез игелекле дә, җаваплы да. Шуңа күрә уңышлар гына юлдаш булсын дип телибез.

Соңыннан бер төркем медицина хезмәткәрләренә Илһам Валеев, аеруча нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан килгән һәм район хакимиятенең Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәм төрле уеннарга, конкурсларга бай иде. Җыр-биюлэр дэ тынып тормады. Җиңүчеләргә призлар да мулдан өләшенде. Эштәге арулар да, тормыш мәшәкатләре дә бу минутларда артта калган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев