Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Эшкә мөнәсәбәт сөендерә

Узган атна ахырында район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре һәм "Россельхозцентр"ның бүлек башлыгы Елена Крошечкина белән ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының бүлек мөдире Рөстәм Мәрдәнов катнашындагы комиссия хуҗалыкларда булып урып-җыюга әзерлекләренә бәя бирде.

Тикшерүне гадәттәгечә лаеклы рәвештә район капкасы дип йөртелгән "Кама" агрофирмасыннан башладык. Биредә быел 6 комбайн урып-җыюда катнашачак. Без булган көнне инде аларның 5 се борчак һәм арыш суктыруга керешкән иде. Иң куанычлычы, игенче-механиаторларның эшкә мөнәсәбәте сөендерә. Алар барысы да бер авыздан диярлек үстерелгән игеннең бер бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә җыеп алу уе белән йөри. Казаклар авылы янәшәсендәге кырда арыш суктыруга агалы-энеле Шәкүровлар чыкканнар. Динар белән Дилүс инде икенче ел Урахча авылыннан килеп уракта катнашалар. Игенче хезмәтенә икесе дә агротехник көллиятендә өйрәнгәннәр. Хуҗалыкның машина-трактор паркында һәм ындыр табагында да тулы тәртип күзгә ташлана.
Күрше "Масловский" акционерлык җәмгыятендә елның-елындагыча уракка җентекләп әзерләнгәннәр. Әйтүләре буенча урып-җыюда катнашасы 4 "ДОН" комбайны да бүгеннән үк кырга чыгарга әзер. Монда да барлык игенчеләр бай тәҗрибәлеләр. Габделхәй Йосыпов белән Ринат Сафиуллин тырыш хезмәтләре өчен икесе дә Татарстанның атказанган механизаторы дигән мактаулы исемне йөртәләр. Рәдиф Гарипов белән Габдрәшит Мингәрәев тә елның-елында алгы сафларда бара. Быел да техникаларын кат-кат күздән кичереп ремонтлаганнар. Кызу эш вакытында берсенең дә тик торасы килми шул.
"Азык-төлек корпорациясе", Фаворит", "Кулон" хуҗалыклары һәм "Востокзернопродукт" акционерлык җәмгыятендә дә урып-җыюга әзерлек яхшы. Хәтта комиссиядәгеләр дә бәя биргәндә беркадәр уңайсыз хәлдә калдылар.
-Быел без Биектау, Лаеш, Питрәч, Теләче район хуҗалыкларын күздән кичердек. Хәлләр һәркайсында диярлек бер дәрәҗәдә. Ә менә Балык бистәсе хуҗалыкларында быел шактый зур хәзерлек чаралары күргәннәр. Иң куанычлысы, комбайнчыларның барысы да җирле кадрлардан комплектланган. Башка күрше районнарда "кыр кораб"ларында башлыча, Чувашия, Марий-Эль республикаларыннан килгән механизаторлар эшли,-ди ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Рөстәм Мәрданов. Шулай итеп, урып-җыюга әзерлек буенча иң югары балл җыеп беренчелекне "Востокзернопродукт" игенчеләренә бирделәр. Икенче урынга масловкалылар лаек булды. "Кулон" белән "Азык-төлек корпорациясе" икесе дә тигез балл җыеп өченче урынга ия булдылар. Хәзер инде аларның барысына да бу мактаулы урыннарны практик эштә дәлилләргә кирәк булачак.
Комиссия тикшерүе узгач та масловкалыларның 170 гектар мәйданны биләгән арыш басуына Марат Вәлиев "Магдон" комбайны белән игеннәрне теземнәргә салуга кереште.

Рәсемдә: комбайннар әзерлек сызыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X