Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Эш кешесе турында кайгыртып

Хезмәтне саклауга дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итү максатыннан халыкара оешма 28 апрель- Хезмәтне саклау көне итеп игълан итте. Республикабызда да бу уңайдан күп төрле чаралар күрелә.

-Дөньякүләм икътисадый һәм финанс кризисы хезмәтне саклау мәсьәләләренә дә тискәре йогынты ясады,-ди район башкарма комитетының инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәсим Җамалиев. -Икътисадый кыенлык нәтиҗәсендә бик күп оешма, предприятиеләр хезмәтне саклау чыгымнарын кыскартып бу мәсьәләне икенче планга калдырдылар. Сер түгел, әле күп урында искергән һәм сәламәтлек өчен зыянлы технология кулланыла. Эш бирүчеләр күбрәк табыш алу белән мавыгып хезмәт шартларын яхшыртуга тиешле игътибар бирмиләр.
Практика күрсәткәнчә, төзелеш оешмаларында хезмәтне саклау инженерлары һәм җәмәгать контроле булганда эш урыннарында производство травмалары да күпкә түбән. Хезмәтне саклау хәле оешмада профилактик эшнең уңышлы алып барылуыннан тора. Ә техникага төп таләп аның һәрчак төзек булуында. Әлбәттә инде ул беренче чиратта ышанычлы һәм куркынычсыз да булырга тиеш. Тик төзелеш мәйданнарында һәм производство цехларында җиһазлар бик нык искергән булганда аңа ничек ирешергә соң? Күп кенә предприятие җитәкчеләре модернизацияләүгә генә түгел, хәтта гади генә электр җиһазы алырга да акча кызганалар. Шул сәбәпле чираттагы ватылуга кадәр иске җиһаз белән азапланырга туры килә. Әнә шуңа эш урыннарында тән җәрәхәтләре алу елның-елында арта. Бүген хезмәтне саклау буенча законнар да әле тиешенчә эшләми. Производствода хезмәтне саклау законнарының үтәлеше тикшерү оешмаларының җаваплылыгында. Кызганычка каршы, районыбызда тулысынча әле бу мәсьәләләрне контрольдә тоту нык кыенлаша. Шул уңайдан һәрбер оешма, предприятие заманча системадан эффектлы файдалануны үз алдына максат итеп куярга бурычлы. Барысы да хезмәт кешесе өчен булырга һәм аларның иминлеге сагында торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев