Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

“Экстремизмга-юк!”

Менә икенче ел инде районда "Экстремизмга-юк!" айлыгы үткәрелә. Аның кысаларында район мәгариф учреҗдениеләрендә укучыларда милләтара, динара мөнәсәбәтләрдә толерантлык тәрбияләүдә, экстремизм, терроризм, шәхескә, җәмгыятькә каршы җинаятьләрне профилактикалауга юнәлдерелгән сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелә. Китапханәләрдә, мәчет, чиркәүләрдә террор корбаннары истәлегенә төрле чаралар уздырыла. Район администрациясенең актлар залында булган "Түгәрәк өстәл" дә экстремизм һәм...

Менә икенче ел инде районда "Экстремизмга-юк!" айлыгы үткәрелә. Аның кысаларында район мәгариф учреҗдениеләрендә укучыларда милләтара, динара мөнәсәбәтләрдә толерантлык тәрбияләүдә, экстремизм, терроризм, шәхескә, җәмгыятькә каршы җинаятьләрне профилактикалауга юнәлдерелгән сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелә. Китапханәләрдә, мәчет, чиркәүләрдә террор корбаннары истәлегенә төрле чаралар уздырыла.
Район администрациясенең актлар залында булган "Түгәрәк өстәл" дә экстремизм һәм терроризмга каршы тору мәсьәләләренә багышланган иде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин алып барды.
-Соңгы вакытта илебезнең бөтенлегенә куркыныч тудыручы сәяси көчләр, идеологик агымнар барлыкка килде. Россиянең демократик юлга басуы, бөтендөнья берләшмәсенә керүе аерым проблемалар да китереп чыгарды. Законсыз миграция, халыкара терроризм, дини экстремизм әнә шундыйлардан. Болар барысы да Россиядә, шул исәптән Татарстанда милләтара, динара мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясый,-диде ул. -Безгә беренче чиратта яшьләр арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк, төрле формаларга кергән экстремизмга каршы тору безнең җәмгыятьтә элек-электән килгән толерантлык традицияләрен пропагандалау, күбрәк аңлату, инандыру ысулларын куллану кулай.
Эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы Ралиф Фәхретдинов районда экстремизм, этник һәм дини дискриминация күренешләре буенча оператив хәлнең даими күз уңында тотылуын билгеләп үтте, район территориясендә "Таблиг" хәрәкәте, радикаль ислам тарафдарлары белән алып барыла торган эшчәнлекләре турында сөйләде. Агымдагы елда район территориясендә традицион булмаган дини оешмалар, формаль булмаган берләшмәләр теркәлмәгәнлеген, экстремистик юнәлештәге хокук тәртибен бозуларга юл куелмавын ассызыклады.
Район прокуроры урынбасары Ранис Мөксинов чыгышы районда терроризмга, экстремизмга каршы тору буенча федераль законнар үтәлешенә прокурор күзәтчелеге алып баруга багышланган иде. Агымдагы елда әлеге законнарны бозу турында хәбәрләр, гаризалар кермәгән, район прокуратурасы бу мәсьәләдә район советы, җирле үзидарә органнары, предприятие-учреждениеләре белән даими элемтә урнаштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев