Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Кешеләр арасында һәм кешеләр өчен

Марсель Кәримовның милиция формасы кигәненә дә 15 ел вакыт узган. Ул үз эшен намуслы башкаруы белән үзгә аерылып тора.

Һөнәри бәйрәм алдыннан район полиция хезмәткәрләре хакында язарга теләк белдергәч, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Б.Абдуллин иң беренчеләрдән булып өлкән участок полициясе Кәримов фамилиясен атады. Бу үзе генә дә әлеге хезмәткәргә олы бәя дигән сүз.
Армия сафларыннан кайтканнан соң, ял итәргә дә өлгермәгән Марсель район эчке эшләр бүлегенә милиционер-шофер булып эшкә урнаша. Аннан Алабуга милиция мәктәбендә читтән торып белем ала. Һәм менә 2004 елдан Марсель Кәримов участок уполномоченные вазыйфасында. 2286 кеше яшәгән район үзәгенең 18 урамы-аның "җире". Тәгаенләгәндә, ул бу төбәктәге һәр кешене йөзеннән таный, аның кайда эшләгәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен, хәтта характерына кадәр белә. Хезмәте дә шуны таләп итә бит! Бары тик шундый сыйфатларың булганда гына үз участогыңда тыныч эш алып барырга мөмкин булганлыкны яхшы аңлый ул. Авыр гаиләләр, элек хөкем ителгәннәр, наркоманнар, психик яктан авырулар һәм башка шундый куркыныч янаган группалар-алар аеруча игътибар үзәгендә кала. Эш күләме гаҗәеп зур, шуңа күрә дә хәтта тәүлекләр дә кысан кебек тоела аңа. Моннан тыш та бит, үзенең турыдан-туры вазыйфасыннан кала еш кына ул җәмәгать тәртибе сагына дежурга баса, рейдларга чыга. Административ тәртип бозучылар белән эшли һәм авылның төзеклеген, чисталыгын саклау буенча да күләмле чараларда катнаша.
Нинди генә шартларда, кемнәр белән генә очрашмасын Марсель Кәримов кешеләргә һәрвакыт мәрхәмәтле карашта кала белә, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга ашыга. Сүз дә юк, моның өчен аннан физик, бер үк вакытта мораль көч тә таләп ителә.Ә ул мондый гамәлләргә һәрвакыт әзер.
-Участок полициясе вазыйфасын яхшы башкару өчен психолог та булырга кирәк, төрле шартларда кешеләрнең ни кылырга теләгәнен чамалау хисе дә җанда булырга тиеш. Без бит кешеләр арасында һәм кешеләр өчен эшлибез,-ди Марсель Кәримов.
Агымдагы елның 10 аенда гына да полиция капитаны Марсель Кәримов тарафыннан 9 җинаять ачылган. Шулар арасында машина урлаучылар, "шырпы белән уйнаучылар" да бар. Үзенең үрнәк хезмәте өчен җитәкчелекнең Мактау кәгазьләренә һәм Рәхмәт хатларына лаек булган ул. Аның күкрәгендә "Яхшы участок милиция уполномоченные" дигән билгенең балкуы да очраклы гына түгел.
Рәсемдә: М.Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев