Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Төтен юллыклары тәртиптә булсын

Ягу сезонына да кердек. Бик күпләр газ казаннары еш сүнүдән зарланып безнең ВДПО га һәм газ эксплуатацияләү оешмасына мөрәҗәгать итә дә башладылар. Газ сүнүгә еш кына төтенлекләрнең (дымоход) дөрес ясалмавы да сәбәп була. Хәзер районда шәхси йортлар күп төзелә . Сүз дә юк, бик куанычлы күренеш. Әмма кайбер яңа йортларда...

Ягу сезонына да кердек. Бик күпләр газ казаннары еш сүнүдән зарланып безнең ВДПО га һәм газ эксплуатацияләү оешмасына мөрәҗәгать итә дә башладылар. Газ сүнүгә еш кына төтенлекләрнең (дымоход) дөрес ясалмавы да сәбәп була. Хәзер районда шәхси йортлар күп төзелә . Сүз дә юк, бик куанычлы күренеш. Әмма кайбер яңа йортларда төтенлекләр тиешле таләпләргә җавап бирмиләр. Шабашниклар, төзүчеләр кем ничек булдыра,кем ничек тели дигәндәй чыгаралар да куялар. Иң еш очрый торган кимчелекләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
-төтенлек белән түшәм арасында янгын куркынычсызлыгы бүлеме калдырмыйлар. Ә анда өч рәт кирпеч куелырга тиеш.
-Һава каналын дөрес җирдә калдырмыйлар. Аны түшәмннән 14-15 сантиметр астарак калдырырга кирәк.
-Төтенлекләрдә чистарту "кесәләре"ясамыйлар.
Мондый һәм башка кимчелекләре булган төтен суыргычларны файдалануга рөхсәт итә торган актлар бирә алмыйбыз. Алар төрле фаҗигаләргә дә илтергә мөмкин бит. Мондый төтенлекләрне яңадан чыгарудан башка чара юк. Ә бу өстәмә чыгымнар таләп итә. Шундый күңелсез хәлдә калмас өчен төтенлек чыгарганчы ВДПОга мөрәҗәгать итегез. Без төтен суыргычларга нинди таләпләр куелуын, ничек дөрес итеп чыгарырга кирәклеген аңлатып бирербез. Кирәк икән йортыгызга барып киңәшләребезне әйтербез. Төтенлек йортыгызның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә зур роль уйный. Аны бөтен таләпләргә җавап бирерлек итеп чыгарырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев