Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Депутатлар тарифларны узган елдагыча калдырдылар

Бүген район Советының чираттагы утырышы узды .

Аның көн тәртибенә тугыз мәсьәлә кертелгән иде.Шулар арасында муниципаль торак фондына караган торак биналарны тәртиптә тоту һәм ремонтлау өчен түләү буенча тарифларны раслау беркемне дә битараф калдырмагандыр.Нигездә, торак фонды идарәсенә, торак йортны ремонтлау һәм янәшәсендәге территорияне тәртиптә тоту, үзәк җылыту системасына агымдагы ремонт үткәрү, электр челтәрен төзекләндеру, каты һәм сыек көнкүреш калдыклары чыгару, торак мәйданга түләү өчен тарифлар 2015 елның июленә чаклы элеккечә калачаклар.Депутатлар бертавыштан әнә шундый карарга килделәр.Ә икенче яртыеллыкта тариф планкасы кайбер хезмәтләр өчен күтәреләчәк. Әмма, республикакүләм алганда күпкә түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев