Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Чыршыкай янма!

Балык бистәсе дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге менә шундый девиз астында якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме уңаеннан райондагы объектларга тикшерү уздыра башлады.

Яңа ел чыршысы урнаштырылачак, фасадлары бизәләчәк барлык мәктәпләр, балалар бакчалары, Мәдәният йортлары, предприятие һәм оешма биналарын җентекләп тикшерү күздә тотыла. Яңа 2012 елны янгыннарсыз, хәвеф-хәтәрсез каршылыйсы килә. Агымдагы елда янгыннар шактый бәла-каза китерде бит. Шуңа да объект җитәкчеләренә алдан ук бәйрәм уздыру датасын килештерергә җаваплы кешеләр билгеләргә, янгынга каршы чаралар уздырырга кирәк.
Чыршыларны янучан матераиллардан ясалган уенчыклар белән бизәү, шәмнәр кабызу, кулдан ясалган гирляндалар, пиротехник әйберләр куллану тыела. Чыршы һәм фасадларны бизәгәндә электр яктырткычларны "Электр җиһазларын урнаштыру кагыйдәләре" (ПУЭ) буенча саклагычлар (предохранительләр) аша тоташтыру зарур.
Бәйрәм барышында җаваплы кеше яктылык чыганакларын, запас чыгу урыннарын, ут сүндергечләрнең төзеклеген тикшерергә, дежурлык оештырырга тиеш.
Хәзер кибетләрдә, базарларда төрледән-төрле пиротехник әйберләр: салютлар, питардалар, хлопушкалар һәм башкалар сатыла башлады. Мондый товарларны сату билгеләнгән кагыйдәләр буенча башкарылырга тиеш. Сату пунктын район администрациясе һәм инспекторлык итүче органнар белән килештерү сорала. Бу әйберләр сертификацияләнгән булырга тиеш. Аларны махсус тимер ящикларда сакларга кирәк. Сату урыннарын янгын сүндергечләр белән җиһазландыру, аерып бүлеп кую зарур. Пиротехник әйберләрне 14 яше тулмаган балаларга сату тыела.
Сүзне йомгаклап районның барлык халкын якынлашып килүче яңа 2012 ел белән котлыйсы, бәйрәмнәрдә чыршыларның бары тик гирлянда утлары белән генә балкуын телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев