Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Чын татар кызы нинди булырга тиеш?

Чын татар кызы, иң беренче чиратта, ул үз ана телен камил белергә тиеш. Ана теленә мәхәббәт аларга кечкенәдән бишек җырлары, әкиятләр, татар көйләре аша сеңә. Тәрбияле, укымышлы, иманлы, шул ук вакытта заман таләпләренә дә яраклаша белергә тиеш кызларыбыз. Ә шулай да чып-чын татар кызларына хас сыйфатлар, минемчә оялчанлык, тыйнаклык. Артык...

Чын татар кызы, иң беренче чиратта, ул үз ана телен камил белергә тиеш. Ана теленә мәхәббәт аларга кечкенәдән бишек җырлары, әкиятләр, татар көйләре аша сеңә. Тәрбияле, укымышлы, иманлы, шул ук вакытта заман таләпләренә дә яраклаша белергә тиеш кызларыбыз.
Ә шулай да чып-чын татар кызларына хас сыйфатлар, минемчә оялчанлык, тыйнаклык. Артык әрсез, тәкәббер кызлар башкаларны үзләреннән этәрәләр.
Чын татар халкының гореф-гадәтләренә тугры булырга, хатын-кызлар башкарырга тиешле эшләрне дә эшли белергә тиеш чын татар кызы. Ул үз-үзен карап һәрвакыт чиста, пөхтә йөри, киеме генә түгел, күңеле дә, намусы да керләнмәгән була.
Чын татар кызларына хас сыйфатларны санап китсәң, кәгазь дә җитмәстер, мөгәен. Бу турыда милләтебезнең асыл кыз-егетләре ни уйлый икән?
Роза:
- Чын татар кызы кем соң ул? Ул, һичшиксез, үзенең милләтенең гореф-гадәтләренә игътибарлы булырга, аларны үтәргә тиеш. Милләтенең үткәнен белгән әхлаклы, тәрбияле, тыйнак, шул ук вакытта үз-үзен якларлык, саф, заманча туташ күз алдыма килеп баса. Әлбәттә, үзенең туган телен камил дәрәҗәдә белергә тиеш.
Марат:
-Хатын-кыз-гаилә учагын саклаучы. Ул гаиләне уңай дулкында алып барырга бурычлы. Шуна күрә, безнең кызларыбыз, аеруча татар кызлары, һәрвакыт үрнәк булырга тиеш. Әти-әнисен хөрмәтләсен, һәрвакыт ярдәмчел булсын. Эштән өенә кайткан ирен тәмле милли ашлар, ягымлы караш белән каршы алсын. Балаларын туган телдә тәрбияләп, милли рухта үстерсен.
«Кара әле, бигрәк уңган бу татар кызлары!»-дигән сүзләр ишетү, әлбәттә, күңелдә горурлык хисе уята. Чөнки милләтнең киләчәге нәкъ менә татар кызлары кулында бит. Саф, тәрбияле, ярдәмчел кыз һәрвакыт югарылыкта булачак.
Рания:
-Чын татар кызы тыйнак булырга тиеш. Адым саен тәртипсезлек хөкем сөргән заманда үз бәясен белсен иде. Тәмәке тартып, урам буйлап эчеп йөрүче кызлар күп бит хәзер, ә татар кызы берничек тә андый була алмый. Борын-борын заманнарда ук төрки шагыйрьләр-язучылар Зөләйхалар, Шириннәр, Галиябанулар турында без үрнәк алсын дип язып калдырганнар.
Фәнил:
-Горур татар кызларының киенү рәвешләрендә һәм үз-үзләрен тотышында милли мәдәнияте, менталитеты чагылыш таба. Гомумән алганда, бүгенге глобальләшү процессында кызларның татарлыклары чәчрәп күренеп тормый. Кызганыч, Татарстаннан читтә яшәүче кайбер кызларыбызның, ә кайчак, хәтта башкала кызларының сөйләм телләре дә яшәү урынына карата яраклаша, яки урыслаша бара. Баланың татар булып үсүенә тиешле шартлар тудыруда ана кешенең роле зур!
Кыяфәтне Аллаһ бирә, характер-һәркемнең шәхси үзенчәлеге! «Татар кызы тыйнак, басынкы булырга тиеш»,-дигән фикер белән килешеп бетмим, ул горур да, чая да, бераз үзсүзле дә була ала!
Рәзилә:
-Минемчә, чын татар кызы тырыш, акыллы, оялчан, сабыр, ягымлы, нурлы, киң күңелле, матур, итәгатьле, сәләтле, акыллы, белемле булырга тиеш. Татар кызларына бу сыйфатлар элек-электән гаиләдә салынган. Без яхшылыкта ярышыр өчен яратылган адәми затлар.
Шулай ук, чын татар кызының төс-кыяфәтенә килгәндә, ул-кара күзле, кара чәчле, мөләем ак түгәрәк йөзле, кара кашлы, зифа буйлы да булырга тиеш дип уйлыйм. Ул милләтне саклап калу турында да, кешедә иман, әхлак сыйфатларын булдыру турында да уйланырга тиеш. Элек-электән безгә татар халкы бик уңган, тырыш, чиста, пөхтә халык буларак билгеле.
Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев