Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Чатнама суыклар гыйнварда көтелә

Татарстанда быелгы "кышкы" айларда ноябрь ае - гадәттәгедән җылырак, ә гыйнвар үткән еллардан салкынрак булыр дип көтелә. Калган суык айларда һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын торачак.

Ел саен көз җитеп, Россиядә җылыту сезоны башлангач, Федераль гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау хезмәте алдагы ярты елга һава температурасына фаразлар төзи. Метеорологларның кышкы айларны "бәяләргә" тырышуы, беренче чиратта, энергетика, транспорт һәм авыл хуҗалыгы тармакларын гадәттән тыш хәлләрдән кисәтү максатын куя.

Әлбәттә, белгечләр һәр ай якынлашкан саен үз фаразларына әле тагын төгәллекләр кертәчәк. Шулай да соңгы 20 елда җылыту сезоны уңаеннан төзелгән мондый яртыеллык фаразлар 58-81 процентка чынга аша, дип белдерә Федераль гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау хезмәте белгечләре.

Фаразлар буенча, әйтик, ноябрь ае дәвамында Татарстан урнашкан Идел буе федераль округында, шулай ук Урал төбәгенең көньяк өлешендә һәм Себер федераль округының көньяк-көнбатышында һәм көньягында айлык уртача температура нормадан югарырак булачак.

Декабрьдә Төньяк-Көнбатыш федераль округының көнчыгышында һәм Урал федераль округының төньягында нормадан җылырак һава торышы көтелә. Ә Иркутск өлкәсендә, Бурятия һәм Байкал буенда, киресенчә, көннәр гадәттәгедән суытып җибәрәчәк. Декабрь аенда Россиянең күпчелек төбәкләрендә айлык уртача һава температурасы, 2013 елның декабре белән чагыштырганда, салкынрак булачак.

2015 елның гыйнварында температура нормадан югарыракка күтәреләчәк төбәкләр - Якутиянең үзәк һәм көнчыгыш районнары һәм Хабаровск краеның төньягы. Илнең калган территориясендә кышкы температура күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын торачак. 2014 ел белән чагыштырганда, Урал һәм Себер федераль округларының төньяк өлешендә һава температурасы - югарырак, ә Себернең көньяк өлешендә - салкынрак булыр дип фаразлана. Татарстан метеорологлары күзәтүе буенча, гыйнварда безнең территориядә айлык уртача температура нормадан түбәнрәк булачак.

Февраль бураннары Себер федераль округының көньяк-көнбатышына суыклар китерергә тиеш. Илнең калган территориясендә бу чорга хас һава температурасы хөкем сөрсә дә, Россиянең Ауропа территориясендә февраль 2014 елдагыдан салкынрак булачак диләр.

Ярты елга сузылган кыштан соң зарыгып көтеп алынган март ае Үзәк федераль округның көньягында, Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларында, Урал һәм Себер федераль округларының төньягында аеруча җылы һәм кояшлы көннәр бүләк итәр дигән өмет бар.

Татарстан территориясендә суык чорга фаразланган айлык уртача температура күрсәткечләре түбәндәгече булырга мөмкин. Ноябрь: - 3,7 градус (бу - нормадан югары), декабрь: - 9,6 градус, гыйнвар: - 13,6 градус (бу - нормадан түбән), февраль: - 12,3 градус, март: - 5,7 градус.

http://intertat.ru/tt/mohim-temalar-tt/item/38473-chatnama-suyiklar-gyiynvarda-kөtelә.html

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев