Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Чабулар җыюлы, чаналар әзер

Кыш җитүгә авыл халкын юлсызлык проблемасы борчый башлый. Шул уңайдан юлларны кардан чистарту белән шөгыльләнүче ОАО "Татавтодор" оешмасы филиалы җитәкчесе урынбасары Сергей Чистяковка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Сергей Александрович, бүген кайсы объектлар сезнең карамакта?

-ОАО "Татавтодор" ГКУ "Главтатдортранс" белән дәүләт контракты төзеде. Әлеге контракта кайсы юллар чистартылырга тиешлеге төгәл күрсәтелгән. Бүген бу юллар 300 километрны тәшкил итә. Шулардан вак таш түшәлгән юллар 70, асфальт юллар 230 километрны тәшкил итә. Район үзәге юлларын чистарту безнең бурычларга керми. Узган елларда грунтлы юллар күбрәк иде. Ләкин 2013 елда күп юлларга асфальт салынды. Болар Олы Әшнәк, Кече Әшнәк, Күки, Ямаш участоклары һәм башка юллар.
-Эш күләме аз түгел. Әлбәттә, аны нинди генә шартларда да башкарып чыгу өчен шартлар, мөмкинлекләр, җитәрлек техника булу кирәктер?
-Әйе, юлларны яхшы хәлдә тоту өчен 2966 тонна тозлы-ком катнашмасы кайтарылды. Безнең кул астында барлыгы 15 техника бар. Шуларның-5 се автомашиналар, 2 автогрейдер, 1 роторлы "Урал" кар чистарткычы, МТЗ базасындагы тәгәрмәчле 3 трактор, карчистарткычлы 2 "КамАЗ", 1 К-700 тракторы, 1 автотөягеч. Базада техника кую өчен җылы урын бар.
-Димәк, тәүлек буена эшләр мөмкинлегегез бар?
-Шундый мөһимлек туса, әйе, ике сменалы эш вакыты каралган. Һава торышына карап төнге юлларга кар чистарту һәм бозлавык белән "көрәшү" өчен 5 күп агрегатлы чистарткыч машина чыгарылачак. Шулай ук тәүлек буе кизү торабыз.
-Балаларны йөртүче автобуслар йөрешендә өзеклекләр булдырмау да сезнең җаваплылыкта бит?
-Әле кышның башы гына булганлыктан, мондый хәлләрнең булганы юк. Алга таба да булдырмаска тырышачакбыз. Чөнки төп игътибар автобус юлларына һәм мәктәп маршрутларына юнәлтелә.
Искәрмә: Быел кышкы чорда (ел башында һәм хәзерге вакытта) район үзәге юлларында машиналар йөрешендә өзеклекләр булмады. 31 декабрьгә кадәр моны шәхси эшмәкәр Рафис Гарипов үз җаваплылыгында тотачак. Аларның бүген 9 берәмлек техникасы бар. Район үзәгендәге 98 урам (бу 90 километрны тәшкил итә) алар тарафыннан чистартыла. 2014 елга әле тендер билгеләнмәгән.
Сиринә Мөхәммәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев