Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Бурычыңны түлә дә, тыныч яшә!

Торак-коммуналь хуҗалык бик күп проблемалар төенләнгән тармак булып кала бирә. Халык хезмәт күрсәтү сыйфатыннан, су белән тәэмин итүдәге өзеклекләрдән, чүплекләрдән һәм башкалардан зарлана. Торакчыларның үз дәгъвалары җитәрлек. Аларның да иң «сакаллы»сы: торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары, бер үк вакытта торак-коммуналь хезмәтләр...

Торак-коммуналь хуҗалык бик күп проблемалар төенләнгән тармак булып кала бирә. Халык хезмәт күрсәтү сыйфатыннан, су белән тәэмин итүдәге өзеклекләрдән, чүплекләрдән һәм башкалардан зарлана. Торакчыларның үз дәгъвалары җитәрлек. Аларның да иң «сакаллы»сы: торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары, бер үк вакытта торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны ликвидацияләү буенча комиссия рәисе Данис Низамов белән әңгәмә кордык.
-Данис Әнәсович, халыкның бурычы шулай бик күпмени?
-Бүгенге көнгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның ике миллион сумнан артык бурычы бар. Әҗәтләре 100 мең сумнан арткан гражданнар да байтак. Араларында яхшы гына хезмәт хакы алучы урындагы кешеләрнең булуы бигрәк гаҗәпләндерә. Әле күптән түгел торак-коммуналь хуҗалык өчен 2-3 ел дәвамында түләмичә 60 меңнән артык бурычы җыелган берәүне суд аша түләтерергә туры килде. Ә мондый фактлар шактый күп. Кибеттә товар өчен, чәчтарашта, җәмәгать транспортында хезмәт күрсәткән өчен вакытында түлибез ләбаса. Ә менә коммуналь хезмәтләр өчен түләмәсәк тә ярыймы? Ике миллион сум безнең район өчен бик зур сумма. Акча җыелмагач, идарәче компания энергия ресурслары белән тәэмин итүчеләргә каян алып түләсен соң?
Кызганычка каршы, бурычлыларга йогынты ясауның иң нәтиҗәле чарасы-суд. Кагыйдә буларак, суд идарәче компания файдасына карар чыгара.
-Эшне судка җибәргәнче нинди профилактик чаралар кулланыла?
-Билгеле булганча, районда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны ликвидацияләү буенча комиссия эшли. "Балык бистәсе идарәче компания" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән килешү нигезендә һәр атнаның җомга көнендә бурычлары булган гражданнарны комиссия утырышына чакырабыз. Анда төзелеш бүлеге белгечләре, район Советының юридик бүлеге начальнигы, идарәче компания директоры, кирәк вакытта участок инспекторлары, шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе катнашында җитди сөйләшү була. Гражданинның торак-коммуналь хуҗалык өчен нигә түләмәве, бурычларның җыелу сәбәпләре ачыклана. Гадәттә, комиссия утырышларыннан соң күпләр бурычларын я тулысынча, я өлешләп түлиләр. Чакырып-чакырып та комиссия утырышларына килмәүчеләрне судка бирүдән башка чара калмый инде. Әйткәнемчә, суд һәрвакыт диярлек идарәче компания файдасына карар чыгара. Бу очракта граҗданинга җыелган бурычына өстәп, приставларның чыгымнары өчен дә түләргә туры киләчәк. Ничек кенә булмасын, бурычыңны түләп фатирыңда тыныч кына яшәүдән дә хәерлерәге юк инде.
Әңгәмәне газета өчен Илгиз Җамалиев әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев