Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Битарафлык фаҗигаләргә илтә

Районда "Игътибар-балалар!" профилактик акциясе дәвам итә. Аның август ахыры, сентябрь башында үткәрелүе очраклы түгел. Күпьеллык күзәтүләрдән күренгәнчә, нәкъ менә шушы чорда балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә тару очраклары арта икән. Уку елы башланганчы ук ата-аналар, укытучылар балаларга, бигрәк тә башлангыч сыйныф укытучыларына юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерергә, мәктәпкә илтә торган иң куркынычсыз...

Районда "Игътибар-балалар!" профилактик акциясе дәвам итә. Аның август ахыры, сентябрь башында үткәрелүе очраклы түгел. Күпьеллык күзәтүләрдән күренгәнчә, нәкъ менә шушы чорда балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә тару очраклары арта икән. Уку елы башланганчы ук ата-аналар, укытучылар балаларга, бигрәк тә башлангыч сыйныф укытучыларына юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерергә, мәктәпкә илтә торган иң куркынычсыз юлны өйрәтергә бурычлылар. Ә баланы шәхси машина белән илтәсез икән инде, ул һичшиксез махсус креслога утыртылган, өлкәнрәкләре куркынычсыз каешы белән каптырылган булырга тиеш. Бу таләпләрне үтәмәгән өчен 1 сентябрьдән башлап 3000 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәген дә истән чыгармагыз.
Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның 8 аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозганнары өчен 15 балигъ булмаган бала тоткарланган. Комиссия тарафыннан 22 ата-анага административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе (ата-аналар яки балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре тарафыннан бала тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү) буенча административ җаваплылыкка тартылганнар. Бу ата-аналарның балаларның иминлегенә, сәламәтлегенә һәм ниһаять, гомерләренә карата битараф булулары һич аңлашылмый. Ун ата-ана 16 яше тулмаган балаларның тиешле документларсыз, саклагыч каскасыз мопед, скутерларда йөрүләренә юл куйганнар. 10 яше тулмаган 3 бала велосипед белән гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында йөргәндә туктатылганнар. 18 яше тулмаган, транспорт йөртү таныклыгы булмаган 4 бала әти-әниләренең автомобильләре белән йөргәндә тоткарланалар.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X