Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Битараф булырга ярамый

24 март көнне халкыбыз Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көнен билгеләп үтә. 1908 елда Швециядә сәламәтлек, үпкәнең чиста сулыш алу органы булуын искә алып, шуның символы итеп ак чәчәк алынган иде.

Рәсәйдә ак ромашка көнен 1911 елның 20 апреленнән билгеләп үтә башладылар. Ул илдә туберкулезга каршы көрәш чарасы башлануга этәргеч булды. Соңгы елларда республикабызда "Ак ромашка" зур үсеш алды. Инде менә быел да аны 19-28 март көннәрендә билгеләп үтәчәкләр. Бу акция авыл кешеләре арасында туберкулезга каршы профилактик чара буларак оештырыла. Әлеге авыруның ни дәрәҗәдә куркынычлы һәм йогышлы булуы хакында бүген берәүгә дә аңлатып кисәтү ясарга кирәк түгелдер. Чөнки аны һәркем яхшы белә. Тикмәгә генә түгел, дөньякүләм илләр арасында Рәсәй бүген беренче егермелеккә керә. Республикабызда да һәр ел саен 2 мең яңа авыру теркәлә. Аның 400 гә якыны шуннан зыян күрә. Бу авыруны кузгатучылар булып авыру терлекләрнең ите, сөте хезмәт итә. Әмма туберкулез йоктыру әле ул чын дәрәҗәсендә авыру дип исәпләнми. Кешенең йогышлы авыруларга каршы тору көче бик зур. Организм аның белән даими көрәш алып бара. Әмма ул наркомания, эчкечелек, үпкә авыруы белән интегүчеләргә, шикәр диабеты, ашказаны авыруларыннан җәфа чигүчеләргә тизрәк йога. Барыннан да бигрәк иммун системасы какшаган һәм гаиләдә тиешенчә туклана алмаучылар зыян күрәләр. Бүген аны барыннан да күбрәк таратучы булып җәмәгать транспорты хезмәт итә. Чөнки бу авыру сулыш алу органнары аша үтеп керә. Ачык төстәге туберкулез белән интегүчеләр елына 10-15 кешене зарарлыйлар. Кеше кинәт кенә үзен начар хис итә башласа, суык тидергән төсле тоелса, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны үзәк хастаханәдә флюорографик тикшерү вакытында да бик тиз ачыкларга мөмкин. Быел да районыбызда апрель аеннан башлап авыл җирлекләрендә киң массалы тикшерүләр үткәреләчәк. Һәркем 15 яшьтән башлап профилактик максатында мондый тикшерү үтәргә бурычлы. Ул организмда туберкулезны гына түгел, яман шеш, йөрәк-кан тамырлары авыруын да ачыкларга ярдәм итә. Шуңа күрә үзегезгә карата битараф булмагыз. Үзвакытында югарыда сөйләнгән авыруны ачыклау, аннан тизрәк арынырга ярдәм итәчәк.

Рәсем: yandex.ry сайтыннын алынган


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X