Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Бирдебәк–юллы, Каз. Чаллы–чиркәүле булды

Йомгак тәгәрәрлек булган... Быел дистәләгән авылларга асфальт юл түшәлә. Мондый бәхет бирдебәклеләр өлешенә дә тигән иде. Һәм менә бер ай дигәндә "Татавтодор"ның Түбән Кама филиалы юлчылары Котлы-Бөкәш белән Бирдебәк авылларын асфальт юл белән тоташтырып та куйдылар. 2,8 километр асфальт юл 61 миллион сумнан артыграк бәягә төшкән. -Авыл үлмәсен, производство объектлары...

Йомгак тәгәрәрлек булган...
Быел дистәләгән авылларга асфальт юл түшәлә. Мондый бәхет бирдебәклеләр өлешенә дә тигән иде. Һәм менә бер ай дигәндә "Татавтодор"ның Түбән Кама филиалы юлчылары Котлы-Бөкәш белән Бирдебәк авылларын асфальт юл белән тоташтырып та куйдылар. 2,8 километр асфальт юл 61 миллион сумнан артыграк бәягә төшкән.
-Авыл үлмәсен, производство объектлары бетмәсен, җирлектә эш табу проблемасы булмасын дигән максаттан чыгып исемлеккә кертелгән иде Бирдебәк авылы. Менә шөкер, яхшы юллы булдыгыз. Инде рәхәтен күреп, иминлектә яшәргә язсын үзегезгә,-диде бирдебәклеләрне тәбрикләргә килгән район башлыгы Илһам Валеев.
Бирдебәкнең өметле киләчәгенә нигез бар: биредә бүген 38 йортта 166 кеше яши, шуларның 15 е мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр. Авыл кешесенә игенчелектә, терлекчелектә эшләү өчен мөмкинлекләрне "Йолдыз" хуҗалыгы булдыра. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казаклар Чаллысы авыл җирлегенә кергән авылларда соңгы вакытларда шактый социаль объектлар калыкты. Әйтик, Иванай авылында быел гына модульле фельдшер-акушерлык пункты, клуб төзеп файдалануга тапшырылды. Үткән өч елда җирлекнең өч авылына асфальт юл керде.
-Бу юлны икеләтә күңел биреп эшләдек. Туган яклар бит,-ди "Татавтодор"ның Түбән Кама филиалы баш инженеры-якташыбыз Зөфәр Җамалиев. Чынлыкта да, юл йомгак тәгәрәтерлек булып чыккан.
Бүгенге көндә районыбызның 8 авылына асфальт юл салына. Аның 13 километрдан артыгы инде файдалануга тапшырылды.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев