Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Безнекеләр мактап телгә алынды, димәк нигез бар..

Ноябрь ахырында Яңа Чишмә районында авыл җирлекләрендәге гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча зона-семинар киңәшмәсе үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов, республика муниципаль берәмлекләр Советы рәисе М.Шакиров һәм 12 муниципаль районның авыл җирлекләре...

Ноябрь ахырында Яңа Чишмә районында авыл җирлекләрендәге гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча зона-семинар киңәшмәсе үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов, республика муниципаль берәмлекләр Советы рәисе М.Шакиров һәм 12 муниципаль районның авыл җирлекләре башлыклары, район кулланучылар берлеге вәкилләре катнашты.
Мондый форматтагы республикакүләм чара инде 4 нче мәртәбә үткәрелә. Аның төп максаты авыл җирлекләрендә үз хезмәтләрен ачып халыкка файда китерү һәм үзләренең акчалата керемнәрен алуга ирешү иде.
-Авыл кешеләренең эшчән активлыгын күтәрү максатыннан стратегик һәм тактик курслар дөрес булып чыкты,-диде Ф.Мөхәммәтшин. -Авыл кешеләрен шәхси эш белән тәэмин итеп эшмәкәрлекнең башка төрләрен кулланып без халыкны үз куллары белгән хезмәт белән көн күрүне максат итеп куйган идек. Ул хәзер республика халкының өчтән берен тәшкил итә. Иң мөһиме, авыл халкы зур кызыксыну белән киләчәккә олы өметләр баглап үз эшләрен активлаштырып җибәрделәр. Бу эшчәнлеккә йомгак ясап авыл җирлекләре башлыклары гамәленә бәя бирергә мөмкин.
Шунысын да әйтергә кирәктер, семинар-киңәшмә барышында Балык бистәсе муниципаль районын күп төрле юнәлеш эшчәнлегендә уңай яктан телгә алдылар. "Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык" һәм "Авыл җирлекләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын арттыру" номинацияләрендә акчалата бүләк һәм Дипломга Күгәрчен авылыннан Данил Нәбиуллин, Урахча авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гыйзетдинов лаек булдылар. "Бикал" авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Альберт Әлмиев "Авыл хуҗалыгы кооперациясе эшен эффектлы оештыру" номинациясендә җиңүче буларак тәбрикләнде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәктер, бу елда районыбыз авыл җирлекләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр саны 614 башка арткан. Монда бигрәк тә Олы Елга, Урахча, Шомырбаш, Котлы Бөкәш авыл җирлекләре мактау сүзләре белән телгә алынды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү 1,5 мәртәбә арткан. Боларның барысы да район җитәкчелегенең ярдәмче хуҗалыкларны үстерү курсын дөрес алып баруы һәм максатчан ярдәм күрсәтүләре нәтиҗәсендә ирешелде. Балыкбистәлеләр шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү конкурсларында 2012 елда 8 хөкүмәт грантын оттылар. Безнең якташларыбыз шулай ук халыкның мәшгульлеге һәм авыл хуҗалыгы кредитлары алу буенча да республикада иң активлар рәтендә. Әлеге республика программасы эшли башлаган моменттан башлап 7 ел эчендә генә дә балыкбистәлеләр 513 миллион сумлык 2602 кредит алдылар. Агымдагы елда гына да 174 миллион сумлык 690 кредит алынган. Бу акчалар тулысынча ферма төзелешенә, махсус җиһазлар һәм терлекләр сатып алуга тотылган. Бүгенгесе көнне районыбызда 18 гаилә фермасы эшләп килә. Аның 14 е югары технологияле.
Районыбыз гомумән алганда Татарстан республикасында тормышка ашырылган барлык төр федераль һәм республика программаларында актив катнаша. Бу һичшиксез авыл халкын эш белән тәэмин итү, шулай ук тормыш дәрәҗәсен яхшырту, районның социаль-икътисадый үсешен активлаштыруга китерә. Республикабыз җитәкчелеге тарафыннан күрелгән барлык чаралар авыл хуҗалыгы продукциясе үсешенә һәм авылның элеккеге гореф-гадәтләрен саклап яшәешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X