Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Базарда очраштылар

Инде традициягә кергән Бөтендөнья сыйфат көнен районыбызның кулланучылар күзәтчелеге һәм кулланучылар хокукын яклау инспекциясе белгечләре Балык бистәсе үзәк базарына чыгып, практик чаралар белән билгеләп үттеләр.

Алар биредә басма продукцияләр-соңгы вакытлардагы яңалыклар хакындагы искәрмәләр, кулланучы өчен буклетлар белән махсус өстәл дә куелган иде. Теләге булган монда килгән белгечләргә кызыксындырган соравын бирә алды. Кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең җирле бүлекчәсе начальнигы урынбасары Ирина Миличихина һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан җирле органы әйдәүче белгеч-эксперты Зөлфия Вәлиәхмәтова билгеләп үткәнчә, әлеге акциянең максаты-халыкның кулланучы буларак үз хокукларын киңрәк белүгә юнәлдерү. Бу уңайдан, югарыда телгә алынган һәм чараның үзәгендә булган сыйфат мәсьәләсе безнең көндәлек игътибарда булырга тиешлеге әлеге акция дәвамында тагын бер кабат ассызыкланды. Сыйфат проблемасы-бүгенге көннең өстенлекле проблемасы булып санала. Юкка гына ул РФның "Кулланучылар хокукын яклау турында"гы Закон белән якланмыйдыр. Әлеге акциянең тагын бер ягы-халыкның игътибарын җирле продукцияләргә өстенлек бирүгә юнәлтү булды. Сорашулардан мәгълүм булганча, республика халкының 70 проценты сыйфатлы, файдалы, яңа җитештерелгән җирле продукцияне кулай күрәләр икән. Бу көндәге сөйләшүләрдән аңлашылганча безнең кулланучыларның психологиясе дә шушы фикергә тәңгәл килә булса кирәк.

Рәсемдә: белгечләр аңлату эшләре алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев