Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Башыңа төшкәч кенә баш белән уйлый башлыйсың

Авыруны беркем дә сорап алмый. Бер килсә, анннан тиз генә котылу, ай-һай авыр.

Шифаханә юлларын таптарга, дәвалану өчен дарулар алырга, күп чыгымнар таләп ителә башлый. М.авылыннан Г. абый бөер чире белән авырый. Соңгы вакытта авыруы тагын да көчәеп китә. Аена егерме, егерме биш меңлек дару сатып алалар икән үзенә. Ни кызганыч, ул хөкүмәт бирә торган социаль пакеттан баш тартып, аны акчалата ала торган булган. Ә бу акча исә бүгенге авыруы өчен дарулар алырга һич кенә дә җитми. Бичарадан ничара дигәндәй, тормыш иптәше шифаханәгә бушлай дару алып булмасмы, диеп мөрәҗәгать итә. Шундый ук хәл В.исемле икенче пенсионер ир-ат белән дә килеп чыга. Ул да каты авырып китә, көчле препаратлар белән генә авыртуын басып торалар. Аны дәвалар өчен кыйбатлы дарулар алырга кирәк. Мондый кыен хәлдән чыгу юллары дәүләт ярдәменә таяныр мөмкинлекләре бар идеме соң аларның? Әйдәгез, бергәләп җавап эзләп карыйк әле.

(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев