Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Баш инспектор – Балык бистәсендә

Узган атна ахырында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Рифгать Нургали улы Миннеханов районыбызга эш визиты белән килде.

Ул иң элек Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе буенча бүлегендә гражданнарны кабул итте. Соңыннан эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрде. Баш инспектор район хокук сакчыларының юл-транспорт иминлеген тәэмин итү буенча өч айлык эш нәтиҗәләрен анализлады. Юл фаҗигаләрен кисәтү юнәлешендә ЮХИДИ инспекторларына полициянең участок уполномоченныйлары, балигъ булмаганнар эше буенча бүлек хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торып эшләргә кирәклеген ассызыклады. Руль артында исерек хәлдә йөрүчеләрне, балаларны махсус креслоларсыз йөртүчеләрне ачыклау буенча эшчәнлекне көчәйтергә чакырды.
Рифгать Миннеханов бу көнне район прокуратурасы, мировой суд хезмәткәрләре, приставлар белән дә очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев