Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Балыкбистәлеләрдән ОРВИ чигенә

"Кышкы салкында нык торган организм язга чыгуга биреште әле". Һәрхәдә бу көннәрдә салкын тиеп авыручылар шулай зарлана. Хәлсезлек, югары температура, колак шаулау, баш, тамак авырту, коры ютәл симптомнары белән Балык бистәсе үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә шалтыратучылар февраль, март башларында аеруча күп булган. "Тәүлегенә 30 дан артык чакыру алабыз. Без...

"Кышкы салкында нык торган организм язга чыгуга биреште әле". Һәрхәдә бу көннәрдә салкын тиеп авыручылар шулай зарлана. Хәлсезлек, югары температура, колак шаулау, баш, тамак авырту, коры ютәл симптомнары белән Балык бистәсе үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә шалтыратучылар февраль, март башларында аеруча күп булган. "Тәүлегенә 30 дан артык чакыру алабыз. Без генә түгел, участок педиатрлары һәм терапевтлар да авыруларның өйләренә барып ярдәм күрсәттеләр. Шөкер, бу араларда хәл тотрыклана. ОРВИ (острые респираторные вирусные инфекции) бездән чигенә",--дип хәбәр итә үзәк хастаханәнең "Ашыгыч ярдәм" бүлегенең өлкән шәфкать туташы Сәрия Садыйкова. Ә инде иммунитет кимемәсен дисәң, халык медицинасындагы киңәшләргә колак салу комачауламас: лимонлы, мәтрүшкәле чәй, карлыган, җиләк кайнатмаларын куллану, табигый продуктларга өстенлек бирү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев