Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Балык Бистәсе район газетасына язылу бара

Шушы көннәрдә вакытлы матбугатка ташламалы язылулар барды.

Мөмкинлектән файдаланып язылырга өлгергәннәр дә булды, җитешә алмаганнарга да әле соң түгел, менә бүген дә шифаханәнең кызыл почмагында элемтә бүлеге операторлары Екатерина Борисова белән Оля Потаповалар хезмәт күрсәттеләр.
-"Авыл офыклары" гәҗитен күптәннән алабыз, бик яратып укыйбыз, район хәлләрен, кешеләр язмышын белеп тору да бик кирәк. Бүген дә ике данә - берсен кайнанам Зәйнәбикә Имамиевага, икенчесен үземә яздырам. Дүрт оныгым өчен "Салават күпере" журналына язылдым әле,- ди шифаханәнең өлкән шәфкать туташы Асия Гәйнетдинова. "Берәр ел гәҗиткә язылмый тордым, яңа йортка чыгып йөрдек. Сүз дә юк, иң беренче "Авыл офыклары"на язылам. "Сто советов" һәм "Домашние советы" гәҗитләренә дә языласым килә. Элемтә бүлегеннән килүләре әйбәт булды әле, югыйсә барып язылырга вакыт таба алмаган идем",- дип сүзгә кушылды шәфкать туташы Татьяна Осипова. Шунда бер ханым "Балалар гәҗитенә языласым килә иде, кайсына язылырга икән",-дип аптырап торганда, элемтә бүлеге хезмәткәрләре ярдәмгә килде: "Әйдәгез, балагызның яше, тематика буенча эзлик",-дип киңәш бирде алар. Ханым теләгәнен табып язылып чыгып китте. Очраклы гына монда кергән икенче ханым "Берничә гәҗиткә язылган идем инде, тагын берсе онытылып калган икән",-дип сөенә-сөенә гәҗитләр исемлеген барлады.
Мин шуңа игътибар иттем, район халкының күбесе "Авыл офыклары" гәҗитен яздыра. Аның белән беррәттән "Ирек мәйданы", "Акчарлак", "Ватаным Татарстан", "Себерке" , моннан тыш балалар өчен, аш-су осталыгына өйрәтүче гәҗит-журналларны да алдыралар.
Гөлназ Зарипова.
Редакциядән: кичә район газетасына язылу Райпо бинасыныц кызыл почмагында үтте. "Авыл офыклары" газетасына иң беренчеләрдән булып райпо җитәкчесе Раил Бариев язылды. Алдагы көнннәрдә дә оешмаларда андый чаралар дәвам итәчәк әле.
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X