Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Армиягә китә егетләр

Күптән түгел район Мәдәният йортында Балык бистәсе егетләрен армиягә озатуга багышланган тантана булды. Бу атналарда барлыгы 19 егет армиягә алыначаклар. Тантана башланыр алдыннан булачак солдатлар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган обелискка, Геройлар аллеясына гирляндалар салдылар. Район Мәдәният йортына булачак солдатларның ата-аналары, дуслары җыелганнар. Тиздән хәрби форма киячәк егетләргә район...

Күптән түгел район Мәдәният йортында Балык бистәсе егетләрен армиягә озатуга багышланган тантана булды. Бу атналарда барлыгы 19 егет армиягә алыначаклар.
Тантана башланыр алдыннан булачак солдатлар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган обелискка, Геройлар аллеясына гирляндалар салдылар.
Район Мәдәният йортына булачак солдатларның ата-аналары, дуслары җыелганнар. Тиздән хәрби форма киячәк егетләргә район администрациясеннән бүләкләр тапшырылды.
- Намус белән хезмәт итегез. Туган йортларыгызга исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Без сезне түземсезлек белән көтәрбез,-диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин.
- Армия чын тормыш мәктәбе, хәрби хезмәт җиңелләрдән түгел. Сезгә ил, халык, туганнарыгыз алдында зур бурыч йөкләнә. Армиядән изге бурычыгызны үтәп, чын ир-егетләр булып кайтыгыз,- диде район хәрби комиссары Ф. Ваһапов.
Традиция буенча якташларны озатырга дин әһелләре Сәүдахан хәзрәт, Александр атакай да килгәннәр иде. Алар да егетләргә изге теләкләрен җиткерделәр.
Тантана концерт белән дәвам итте.
Рәсемдә: бу егетләр тиздән солдат формасы киячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X