Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Апам - тормыш үрнәге

Кичә Татарстан хәрби комиссариатының Балык бистәсе буенча бүлеге начальнигы Фәрит Ваһапов "Хезмәт урыны-Әфганстан" республика балалар иҗат конкурсы җиңүчесе, Яңа Арыш урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Илсаф Ишмөхәммәтовка кыйммәтле бүләк тапшырды. Илсаф әлеге конкурста әтисенең апасы Мәдинә турында язган иншасы белән катнашкан. Мәдинә Ишмөхәммәтова 1982 елда Әфганстанга китә. Гази провинциясендәге хәрби...

Кичә Татарстан хәрби комиссариатының Балык бистәсе буенча бүлеге начальнигы Фәрит Ваһапов "Хезмәт урыны-Әфганстан" республика балалар иҗат конкурсы җиңүчесе, Яңа Арыш урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Илсаф Ишмөхәммәтовка кыйммәтле бүләк тапшырды.

Илсаф әлеге конкурста әтисенең апасы Мәдинә турында язган иншасы белән катнашкан. Мәдинә Ишмөхәммәтова 1982 елда Әфганстанга китә. Гази провинциясендәге хәрби госпитальдә шәфкать туташы булып хезмәт итә. Табиблар белән бергәләп бик күп солдатларны үлемнән коткара, үзе дә күп мәртәбәләр үлем белән күзгә-күз очраша. Апасы сөйләгәннәрне матур тел белән, аның кебек бик күп фидакарьләргә карата хөрмәт уятырлык итеп язган Илсаф. "Мәдинә апа минем зур горурлыгым һәм тормыш үрнәге",-ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев