Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Америка кунагы канәгать калды

Узган ел Бөтендөнья банк вәкилләре районыбызда булып, мәктәпне мәгълүмати-технология белән җиһазлау мәсьәләләре турында сөйләшү алып баргач, аның шулай тиз арада киң кулланыш табачагына күпләр ышанмады.

Дөресен әйтергә кирәк, үзләре дә районыбыз мәктәпләрендә балаларның яңа технологияне үз итүләренә нык гаҗәпләнделәр. Бу тәҗрибәне районда киң куллану максатыннан мәгълүмати-технологияне файдалану үзәге буларак, гимназияне сайлап алулары очраклы хәл түгел. Бөтендөнья банкы тарафыннан бүлеп бирелгән акчаны нинди максатта файдаланулары, аларның компьютер сыйныфларында балаларга заманча технологияне тирәнтен өйрәтү белән кызыксынып кунаклар гимназия укучыларының белем дәрәҗәләрен тикшерделәр, дәрестә бу технологиядән файдалану алымнарын өйрәнделәр. Әйтергә кирәк, алар бездә күргәннәре һәм сораштыруларыннан канәгать калды. Соңыннан район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков "Түгәрәк өстәл" артында чит ил вәкилләре белән очрашып әңгәмә корды. Очрашуда консультант Дмитрий Хмель, Бөтендөнья банкы вәкиле, мәгълүмати коммуникацион технологияне файдалану буенча баш белгеч Майкл Трукено һәм консультант Дмитрий Чугунов белән фикер алышу барышында төп темадан аз гына читкә тайпылып районда нәшер ителүче газета эшчәнлеге һәм анда мәгариф, алдынгы технологияне ничек яктыртулары белән дә кызыксындылар.
-Иң элек без бу заманча технологияне Рәсәйдә һәм Әрмәнстан республикасында файдаланырга булдык. Дөресен әйтим, күрше регионнарга караганда татарстанлыларның яңалыкны тиз отып, аны эффектлы куллана башлаулары киләчәккә матур өметләр уята,-ди Америка кунагы.
Укучылар белән аралашудан да алар канәгать калуларын белдерделәр.
-Безнең хезмәттәшләребез 3 төркемгә бүленеп республиканың барлык районнарында мәгълүмати-технологияне куллану һәм файдалану ысулларын өйрәнде. Соңыннан барлык мәгълүматларны бергә туплаячакбыз. Алдан ук Балык бистәсе гимназиясендә балаларның яңалык белән кызыксынулары, күп белергә омтылулары хакында әйтергә була. Сораштырулар вакытында укучы балалар бу технология белән тәүлегенә күпме вакыт шөгыльләнергә мөмкин булуы, аның сәламәтлеккә зыяны турында да кызыксындылар. Болар бар да укучыларның нык алга китүләре турында сөйли,-ди делегация җитәкчесе, консультант Дмитрий Чугунов.
Соңыннан Бөтендөнья банкы вәкилләре балаларның буш вакытларын файдалы үткәрүләре, нинди спорт төрләрен үз итүләре белән дә кызыксындылар. Алар спорт комплексында булып халкыбызның иң популяр спорт төре көрәш белән шөгыльләнүче укучыларның күнекмә процессын зур кызыксыну белән күзәттеләр.
Рәсемдә: "Түгәрәк өстәл" артында очрашу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев