Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

“Алтын тотка” диеп шундыйларга әйтәләр

"Аяз Ойл" хуҗалыгы җитәкчесе бүлмәсендә матур тартмада "олы бүләк" күргәч: "Сабантуй бәйрәменә әзерләнәсез ахры",-дип сорау бирдем. Хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов якын көннәрдә алдынгы савымчы Җүвәрия Заһриеваның гомер бәйрәме-юбилее булуын әйтте. Биредә күп еллардан бирле инде әнә шулай хезмәттәшләрен хөрмәтләп, тәбрикләү күркәм гадәткә әйләнгән. Савымчының үзе белән очрашырга уйладым. Юл уңае...

"Аяз Ойл" хуҗалыгы җитәкчесе бүлмәсендә матур тартмада "олы бүләк" күргәч: "Сабантуй бәйрәменә әзерләнәсез ахры",-дип сорау бирдем.
Хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов якын көннәрдә алдынгы савымчы Җүвәрия Заһриеваның гомер бәйрәме-юбилее булуын әйтте. Биредә күп еллардан бирле инде әнә шулай хезмәттәшләрен хөрмәтләп, тәбрикләү күркәм гадәткә әйләнгән. Савымчының үзе белән очрашырга уйладым. Юл уңае ул Бикчурай Чаллысы авылында яшәүче барлык хезмәттәшләренең тырышлыклары, терлекчеләрнең бу эшне аеруча яратып башкарулары турында сөйләде. Авыл читендәрәк матур, җыйнак өйдә без савым остасы Җүвәрияне әнисе Разия апа белән чәй табыны артында туры китердек. Сүзләребез тиз ялганып китте.
-Әй, бу гомер дигәннәре, бигрәк тиз үтә дә инде. Әле менә кызым белән дә аның алтынчы сыйныфта укыганда ук фермага килеп безгә булышулары хакында хатирәләрне яңартып утыра идек,-дип әңгәмәләде Разыя апа. Ә балалык еллары аның илебез өчен аеруча авыр елларга туры килгән. Тормыш иптәше Хәмәтнәҗип абзый белән гомере буена колхозда хезмәт куйганнар. Тормышта бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп, үзара аңлашып биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Барысы да үзләре төсле тырыш хезмәт куялар. Гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән кызы Җүвәрия мәктәптән соң, әнисенә алмашка фермага килгән. Менә шушы көннән башлап 33 ел инде ул терлекчелектә хезмәт куя. Эшләү дәверендә күп кенә кыенлыклар кичерсәләр дә зарланырга яратмый ул.
-Бүгенгесе көнне эшләве күпкә күңеллерәк тә, җиңелрәк тә. Коллективыбыз белән дус, тату яшибез. Эш шартлары да яхшы, хезмәт хакыбыз уртача унбиш-егерме мең сум чыга,-ди Җүвәрия.
Бүген алар бергә эшли башлаган хезмәттәше Илзирә Габдрахманова белән үзара ярышып, бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр. Җүвәрия һәр көнне савым сыерларыннан уртача берәр пот сөт савып ала.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев