Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Алар ярдәмгә мохтаҗ

Узган атнада район социаль яклау бүлегендә инвалид балаларның ата-аналары һәм район оешмаларның вәкилләре катнашында "Түгәрәк өстәл" үткәрелде. Ул физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социаль реабилитацияләү мәсьәләләренә багышланган иде.

-Инвалид бала тәрбияләнә торган гаилә аерым кагыйдәләр буенча яши. Андый балаларны тәрбияләү ата-аналардан сабырлык таләп итә. Шуңа да без алар алдында баш иябез һәм түземлек телибез,-диде район социаль яклау бүлеге начальнигы К.Гаязова. Аннары ул инвалид балалы гаиләләргә нинди дәүләт ярдәме күрсәтелүе турында сөйләде. "Түгәрәк өстәл"дә катнашучыларның игътибарын республикада һәм районда инвалидларны яклау буенча программаның тормышка ашырылуына юнәлдерде. Ул социаль көнкүреш сфераны гына түгел, ә бәлки физик мөмкинекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләрен дә үз эченә ала. Өлкәннәр дә, балалар да үзләрен кимчелекле итеп тоярга тиеш түгел. Дәүләтнең һәм социаль хезмәткәрләрнең төп максаты да шунда. Сүз уңаеннан Татарстанда бу программа беренчеләрдән булып тормышка ашырыла башлады.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин безнең районда инвалидлар үзләрен җәмгыятьнең тулы канлы әгъзалары итеп тойсыннар өчен билгеле эшләр башкарылуын ассызыклады.
Районда уздырыла торган инвалидлар декадасы да дәүләт, җәмгыять структураларының игътибарын шушы проблемага юнәлтүне максат итеп куя. "Безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар. Аларга булышу безнең бурычыбыз",-диде ул.
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны пенсия белән тәэмин итү турында Пенсия фонды начальнигы М.Валеева, инвалид балаларны өйләрендә укыту турында район мәгариф бүлеге вәкиле И.Җамалиев сөйләделәр.
Район службалары җитәкчеләре ата-аналарның күп санлы сорауларына җавап бирделәр. "Түгәрәк өстәл" ачык һәм үзара аңлашу шартларында барды һәм берсүзсез файдалы булды. Очрашуның икенче өлешендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Г.Габдрахманова һәм социаль педагог С.Зиннәтова ата-аналарга киңәшләрен бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев