Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Алар әкияти дөньяда яшиләр

Хезмәт-иң яхшы әхлакый һәм эстетик дәва. Бу фикерләрне француз язучысы А.Франс әйткән. Сүзем Дон-Урай авылында яшәүче, бакчасында могҗизалар тудыручы Александр һәм Людмила Подкорытовлар гаиләсе турында.

Мондагы матурлыкны күреп шаккатасың, әкият дөньясына чумасың. Җанга рәхәт, дөнья шундый матур, түгәрәк кебек, күңелгә гел яхшы эмоцияләр генә килеп тора. Бакчадан тиз генә чыгып китәсе килми. Килеп керешкә, капка өстендә авызына кәрҗин кабып торучы ләкләкне күргәч тә, тышкы дөнья онытылган кебек булган иде. Бусы баласы гына булган икән әле. Капканы ачып, виноград агачы белән капланган аллеядан бара башлагач, үзеңне җәннәт капкасыннан кергән кебек хис итәсең. Кара, яшел җимешләре өлгереп, тәлгәш-тәлгәш булып, "минннән авыз ит", дигәндәй асылынып тора. Монда аның алты сортлы төре бар. Бу уңган кешеләрнең өчәр сорт кура, виктория җиләкләре үсеп утыра. Каен агачы ботагында урам себеркесе тотып утыручы карачкысы чып-чын, "әйдә, әкият дөньясына рәхим ит", дия сыман. Камыш белән төнбоек үсеп утырган сулыкны, гади генә ваннадан ясалган дип уйламыйсың да. Бакчада өч бассейн бар. Биредә каен һәм чыршы агачлары хөкем сөрә.

Гөлназ Зарипова.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев