Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Алабугада янәдән Спасс ярминкәсе башланып китә

1, 2, 3 август көннәрендә Алабугада Спасс ярминкәсе узачак. Алыш-бирештән кала, шамакайлар катнашында уен-көлке, төрледән төрле ярышлар, җыр-бию һәм тагын әллә нинди хикмәтләр вәгъдә итә аны оештыручылар.

Узган ел 100 меңнән артык кеше катнашкан иде анда. Россия, Белоруссия, Казахстан, шулай ук Эквадор һәм грек утравы Родосның 136 шәһәреннән килгән 867 халык остазы үз товарларын тәкъдим итте. Быел ул тагын да колачлырак булырга охшый. Чөнки бүгенге көнгә 140 шәһәрнең меңнән артык остасы Спасс ярминкәсе килергә теләк белдергән инде. Тагын "Бал шәһәрчеге", "Спасс барышнясы", "Суган фестивале", елдагыча "Кыңграу чыңы" фестивале утәчәк. Мастер-класслар уздырасы килгән осталарга аерым бер урам биреләчәк. Җыеп кына әйткәндә, чын-чын ярминкә булачак. Тимерчеләр, чигүчеләр, көмешчеләр, рәссамнар, чүлмәкчеләр, уемчылар, итек басучылар, шәмаилчеләр, челтәр бәйләүчеләр, курчакчылар, келәмчеләр... Һәм тагын әллә кемнәр булачак,ди. Күрми калмагыз!

("Шәһри Казан").

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев