Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

“Ак барс” банкка экскурсия

2 ноябрь көнне Балык бистәсе гимназиясе укучылары район үзәгенең төрле оешма, учреҗдениеләрендә булдылар. Бу чаралар укучыларга һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында уздырылды.

10 "а" сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Д. Нигъмәтҗанова) " Ак барс" банкның өстәмә офисында булдылар. Банк хезмәткәре И. Гречанюк гимназиялеләргә пластик банк карталары турында сөйләде. Өстәмә офис начальнигы урынбасары В. Шәмсевәлиева кредит бүлеге эшчәнлеге белән таныштырды. Бу экскурция укучыларның күпчелегендә кызыксыну уятты. Кайберәүләрендә киләчәктә финансист булу теләге дә уянгандыр бәлки. Ахырда хуҗалар укучыларга банк логотибы төшерелгән авторучкалар, блокнотлар бүләк иттеләр.
Рәсемдә: яшь кунакларны каршылау мизгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X