Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

Агач утырт, өлешеңне керт!

Районыбызда күп төрле акцияләр үткәрелә. Аның чираттагысы урман хуҗалыгы өлешенә туры килә. 26 апрель көнне үтәчәк Бөтенрәсәй агач утырту акциясен районыбыз урманчылары хуплап кабул иттеләр. Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы директоры урынбасары Иван Большаковның әйтүенә караганда, быел 60 гектар мәйданда яшь урман утырту эшләре башкарылачак. Ә бу көнне исә оешма-предприятиеләр һәм...

Районыбызда күп төрле акцияләр үткәрелә. Аның чираттагысы урман хуҗалыгы өлешенә туры килә.
26 апрель көнне үтәчәк Бөтенрәсәй агач утырту акциясен районыбыз урманчылары хуплап кабул иттеләр. Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы директоры урынбасары Иван Большаковның әйтүенә караганда, быел 60 гектар мәйданда яшь урман утырту эшләре башкарылачак. Ә бу көнне исә оешма-предприятиеләр һәм учреждениеләр көче белән барлыгы 20 мең төпкә якын чыршы, нарат үсентеләре утырту планлаштырыла. Теләгән хезмәт коллективлары җитәрлек күләмдә үсентеләр белән тәэмин ителәчәк. Бу яктан мәктәп укучыларының һәр елдагыча актив катнашуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев