Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль мәсьәләләр

2015 елда минималь хезмәт хакы күләме арта

Россия Президенты Владимир Путин 2015 елның 1-нче гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен 5965 сумга кадәр күтәрде. Мондый карар РФ 1 Федераль законының 2000 елның 19-нчы июненнән чыккан маддәсенә кертелгән. Бу хакта хокукый мәгълүматлаштыруның рәсми порталында хәбәр ителә.

Шулай итеп, 2014 ел белән чагыштырганда (ул вакытта минималь хезмәт хакы 5554 сум иде), минималь хезмәт хакы күләме 411 сумга артачак. Минималь хезмәт хакы күләме - закон нигезендә билгеләнгән минимум, ул хезмәт хакын тәртипкә салу, шулай ук вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр күләмен билгеләр өчен кулланыла. Минималь хезмәт хакы күләме шулай ук салымнар, төрле акча җыюлар һәм штрафларны билгеләү өчен дә кирәк.
http://intertat.ru/tt/component/k2/item/39219-2015-elda-minimal-hezmәt-hakyi-kүlәme-arta.html
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X