Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Үзгәрмәсен берни дә

    Ап - ак розалар күтәреп

    Ник килдең туган көнгә?
    Ничә еллар күренмәдең,
    Искә алмадың бер дә...
    Аптырашта калдым күргәч,
    Бер кочак чәчкә биргәч.
    Хәбәр салмый, дәшми генә
    Минем өемә килгәч.
    Сөйләшергә сүз дә тапмыйм,
    Син үзең дә аз сүзле.
    Бер агарам, бер кызарам,
    Үзгәрттең минем йөзне.
    Әллә каушадыммы бераз,
    Сизендең бугай син дә.
    Гаепләрем булмаса да,
    Синең каршыңда бер дә.
    Шалтыратмый килгәнгәдер,
    Сәер тоелды миңа.
    Болай килешеп тә бетми,
    Зинһар, син үзең аңла...
    Чәйләп алгач, хәл сорашкач,
    Китәргә кирәк дидең.
    Кабат очрашулар теләп,
    Хушлашып кулың бирдең.
    Тынычлыгымны урладың,
    Килеп киткәннән бирле.
    Уйларымнан һич чыкмыйсың,
    Әйтерсең лә мин "чирле"...
    Күз алларымнан кичердем,
    Яш"лекнең бар мизгелен.
    Бүгенгәчә ник сизмәдем,
    Гомер узу тизлеген?..
    Яратам дип арттан йөрдең,
    Ә мин чынга алмадым.
    Еллар узгач, чәч агаргач,
    Соңлап кына аңладым.
    Ничек булган - шулай калсын,
    Үзгәрмәсен берни дә.
    Яш"лектәге дуслар бит дип,
    Искә алырбыз бергә...

    Сания Галяутдинова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: