Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Югалтмый сагынам, сөюгә табынам, табынам

Кәефем юк чакта,

Мин сиңа киләмен.

Дәвасы синдә бит.

Бик яхшы беләмен.

Хисләрем тулганда,

Мин сиңа ачылам.

Син серле назлыйсың,

Йөрәкне ярсыган.

Шатлыгым ташканда,

Мин очам яныңа.

Мизгелләр эчендә,

Мең кабат кабынам.

Аз гына югалтсам,

Мин сине сагынам.

Саф сөю алдында,

Баш иям, табынам.

Җил булам. Нур булам,

Яныңа агылам.

Минем соң кемем бар,

Югалтмый сагынган?!

Вазыйх Фатыйхов

http://protvinoanthill.ru/ru/?p=2183

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев