Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Йөрәгем кайтавазы

    Мизгелләрдән тамчы җыя- җыя,

    Тәкыяләр үрәм җаныңа.

    Буләк итәм төңнәреңә- сөю,

    Назлы, татлы сәгать-таныңа.

    Бер сүзең дә җитә, бер сүзен дә,

    Мин дә, диген, мең кат кабатла!

    Кайтавазлар кайтыр йөрәгеңә:

    Мин бит сине шундый яратам!

    Уйларыма баскыч тезә- тезә,

    Күтәреләм синең җаныңа.

    Сыенасым килә көчагыңа,

    Онытылып тагын тагын да.

    Атлыйм сина Таһир, Мәҗнун булып,

    Көтәренңе белеп ашыгам.

    Яннарымда төям сине генә,

    Тик барыбер сина ашкынам.

    Бер сүзен дә житә бер сүзен дә,

    Мин дә, диген, мең кат кабатла!

    Кайтавазлар кайтыр йөрәгеңә:

    Мин бит сине шундый яратам!

    Вазыйх Фатыйхов.

    Фото: http://vk.com/id114178730

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: