Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сызгырта тормыш, сызгырта, замана искитмәле

    Сызгырта тормыш, сызгырта,

    Тешлене, тешсезне дә.

    Янчыгында миллион барны,

    Ин ялкау хәлсезне дә.

    Сызгырта тормыш, сызгырта,

    Чукракны, сукырны да.

    Фәрештәне, дәрвишне дә,

    Шайтанны, убырны да.

    Сызгырта тормыш, сызгырта,

    Акыллы агайны да.

    Оҗмах кызы көтеп яткан,

    Йөз яшәр бабайны да.

    Сызгырта тормыш, сызгырта,

    Замана- искитмэле?!

    Нишлэр иден барсын белсән,

    Ярый ла белмим әле?!

    Сызгырмый йөрим әле...

    Вазыйх Фатыйхов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: