Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Язмышны узмыш юк

Язмышлар кул изәр, сиңа да, миңа да,

Офыкка терәлгәч барыр юл.

Һәркемгә бер үк сүз, моңсу сүз яңгырар-

Яңгырар: "Дускаем, хуш, сау бул!"

Язмышлар язмышка һич кенә ошамый,

Бар юлның озыны, кыскасы.

Бар бит ул язганны үзгәрткән кешеләр,

Анда да табыла остасы.

Бу тормыш юлыннан ничаклы барсаң да,

Хәлләрең гел бетеп, арсаң да,

Телисең сыгылып, егылып калмаска,

Юлыңда бергә-бер калсаң да.

Яшәүләр шулкадәр татлы бит, кадерле,

Кайтасың мең кабат үткәнгә.

Ярдәмең бирсәңче, и Тәңрем, и Аллам,

Гом(е)ренең дәвамын көткәнгә.

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев