Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Язлар белән килдең җаным, китмә инде, калчы гомергә

    Язлар белән килдеңме син

    Әллә кышкы бураннан?

    Күңелемдә язгы ташкын,

    Иң саф хисләр уянган.

    Язлар белән килдеңме син,

    Соңарган аккош сыман?

    Әллә соң мин ялгышаммы,

    Офыкта зәңгәр томан...

    Язлар белән килдеңме син,

    Соңарган кошлар сыман?

    "Мәхәббәттә киртәләр юк"-

    Бер кабынам, бер тынам.

    Язлар белән килдеңме син,

    Бураннар кебек урап?

    Саф хисләрем таптамачы,

    Зинһар син яме уйнап!

    Язлар белән килсәң иде,

    Мәңгелек бер җыр булып !

    Җил-давылларда сүнмәслек,

    Гомерлек сөю булып.

    Язларда тапкан назым син,

    Язмышымның багышы.

    Керфек очларымда тоям,

    Синең җылы сулышны.

    Язларда тапкан ярым син,

    Сөюемнең наз таңы.

    Сөю тамчылары булып,

    Мәхәббәтемдә калчы!

    Язларда тапкан ярам син,

    Син теләп алган ярам.

    Бүләк итче гомерлек яз,

    Мин шуны теләп калам.

    Фәйрузә Бадамшина.

    Фото:http://www.wallsfeed.com/love-lovers/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: