Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Яз мизгеле

    Язның моңсу мизгелләре, Сагышлар ташып тора. Елгада боз кузгалгандай Күңелдән ашып тора. Язның моңсу мизгелләре, Әле җир ачылмаган. Сыерчыкка дигән оя Агачка асылмаган. Язның моңсу мизгелләре. Кышны җибәрә алмый. Кояш нурлары булып ул Каралган карны ялмый. Таратыр әле моңнарын. Сыерчыкка кушылыр. Җыр көйләп агар елгалар. Яз шатлыгы шушыдыр. Сыерчык бураннарына...

    Язның моңсу мизгелләре,
    Сагышлар ташып тора.
    Елгада боз кузгалгандай
    Күңелдән ашып тора.

    Язның моңсу мизгелләре,
    Әле җир ачылмаган.
    Сыерчыкка дигән оя
    Агачка асылмаган.

    Язның моңсу мизгелләре.
    Кышны җибәрә алмый.
    Кояш нурлары булып ул
    Каралган карны ялмый.

    Таратыр әле моңнарын.
    Сыерчыкка кушылыр.
    Җыр көйләп агар елгалар.
    Яз шатлыгы шушыдыр.

    Сыерчык бураннарына
    "Хуш",-дип әйтеп калабыз.
    Болыт астыннан караган
    Кояшка елмаябыз.

    Елмаер яз, чын кинәнеп,
    Яшел үлән үрләгәч.
    Умырзая баш калкытыр,
    Күгәрченнәр гөрләгәч.

    Әмма бүген бик ямансу-
    Апрель бит календарьда.
    Тик шулай да яшәү рәхәт
    Күңелдә өмет барда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: