Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Яз хисе тама, җанга, йөрәккә, тоясыңмы

    Урамда шаулы гөрләвек,

    Ашкына белмим кая?

    Болытларга күзен кыскан,

    Кояшны күрдем бая!

    Кошлар кайткан талбишеккә,

    Сыерчыклар ояга-

    Бу кадәрле кыр казлары,

    Күлгә ничек сыя ала?

    Умырзая кызларына-

    Куллар тартылып куя.

    Бал кортлары таллыкларда,

    Тәүге төкләрен җыя.

    Яшәү хисе-бөре исе,

    Тирә-юньгә наз сибә.

    Яратмыйча түзеп кара,

    Мәхәббәткә яз килә!

    Карлыгачлар ария суза,

    Иң-иң текә кыяда.

    Җаныгызны мондый чакта,

    Йә кайсыгыз тыя ала?!

    Ашыгасың гөрләвектәй,

    Кошлардай талпынасың.

    Яшен ялкыннары булып,

    Сөюгә атыласың.

    Назлы җил булып исәсең,

    Кунасың багышларга.

    Ходай яшәтсен бәндәсен,

    Яз тулы язмышларда.

    Вазыйх Фатыйхов.

    http://clubs.ya.ru/4611686018427425724/replies.xml?item_no=276101

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: