Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Яз

Тамчы тама, дөнья ямьле, Урамда яз, урамда яз! Матур язга хозурланып Карап тора балалы каз. Дөнья матур, шундый матур, Урамда яз-күңелдә наз. Кычкырып җырлыйсы килә: "Шатлыгым зур, хәсрәтем аз". Боз өстендә акчарлаклар Балыкчыны сәламлиләр. "Тиздән шаулар дулкыннарга Әйтче бездән сәлам",-диләр. Елмаеп торасы килә Танышка да, белешкә дә. Шушы язда тияр...

Тамчы тама, дөнья ямьле,
Урамда яз, урамда яз!
Матур язга хозурланып
Карап тора балалы каз.
Дөнья матур, шундый матур,
Урамда яз-күңелдә наз.
Кычкырып җырлыйсы килә:
"Шатлыгым зур, хәсрәтем аз".
Боз өстендә акчарлаклар
Балыкчыны сәламлиләр.
"Тиздән шаулар дулкыннарга
Әйтче бездән сәлам",-диләр.
Елмаеп торасы килә
Танышка да, белешкә дә.
Шушы язда тияр төсле
Бәхет безнең өлешкә дә.
Яхшылык эшлисе килә,
Күңелләрне җылытасы.
Умырзая уянмаган,
Иртә язның март уртасы.
Апрель үтәр, майлар җитәр,
Күңелдән борчулар китәр.
Ташуларга кушылыр да.
Сагышларым агып бетәр.
Тамчы тама, дөнья матур,
Җир яшәрә, чирәмгә бас!
Күңелләрне иркәли яз,
Сахрага чык, йөрәгең ач!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев