Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Яшьлегемнән сөю агышым

Исеңдәме, сиңа дәшкән идем, Татлы сүзем, диеп гомергә. Кабатлаган идең: яратам, дип, Йөрәгемдә йөртәм әле дә. Хисләремдә әгәр дәшсәм сиңа, Янәшәмә кайта яшьлегем. Шундый татлы минем үткәннәрем, Сөю язым, тәүге яшь бөрем. Кеше күпме хискә тулы була, Ак хисләрдә яши йөрәгем. Нинди генә җаным халәтендә, Искә төшә: сөям дигәнең. Гомер...

Исеңдәме, сиңа дәшкән идем,

Татлы сүзем, диеп гомергә.

Кабатлаган идең: яратам, дип,

Йөрәгемдә йөртәм әле дә.

Хисләремдә әгәр дәшсәм сиңа,

Янәшәмә кайта яшьлегем.

Шундый татлы минем үткәннәрем,

Сөю язым, тәүге яшь бөрем.

Кеше күпме хискә тулы була,

Ак хисләрдә яши йөрәгем.

Нинди генә җаным халәтендә,

Искә төшә: сөям дигәнең.

Гомер атлый, еллары да ага,

Туктатыплар булмый агышын.

Тик озата мине тормышымда,

Сөюләргә тулы язмышым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X