Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Яшь барса да егетләр, без һаман да егетләр (дустыма багышлау)

    Мин кычыткан- нигеземнән шыткан,

    Тамырларым белән береккән.

    Минем каным ага җаным буйлап-

    Әниемнән иңгән кендектән.

    Үткән сукмакларым барлаганда,

    Бөрчек- бөрчек нурым ялтырый.

    Үткәннәрем - гомер дисбесендә,

    Туарым да матур юл сорый.

    Йә әйтегез, кемгә каршы төштем,

    Кемнең юлын кистем аркылы?

    Мине әйдәп барды тормышымда,

    Өмет белән намус ялкыны!

    Абынганым булды, күтәрделәр ,

    Күтәрделәр ихлас дусларым.

    Мин беләмен инде гомеремдә-

    Фасылларым барын, яз барын.

    Кесәм буш булганда тиеннәргә,

    Мин өләштем соңгы саманым.

    Тик сатмадым гомер юлларымда -

    Дусларымны һәм дә иманым.

    Әҗәл тоткан чакта якалардан,

    Бары бер теләгем булгандыр-

    Кайгыларда түгел микән туган,

    Күршеләрем ,якын дусларым?

    Менә шулай үтелгәндер гомер,

    Гомерләрдә күкрәр сәгатьләр.

    Ходай бүләк итте һәр көнемә-

    Бары сөю һәм дә сәгадәтләр.

    Гомер үлчәвендә басып торам,

    Күрәм , шактый җыйган алтыным?!

    Алтыннарым бүген сезнең алда -

    Тулып торган олуг табыным!.

    Исертәсең язмыш, кайтасың да,

    Кайтасың да үткән елларга.

    Төкерепләр багыйк барчасына,

    Һава булган чакта суларга,

    Чакырганда язмыш юлларга!

    Сезнең алда, сәҗдә басып торам-

    Дөнья шашар хисем агыла.

    Кеше гомер үткәнендә яши,

    Дәкыйк кылганына табына.

    Мин бер кадир сезнең алдыгызда-

    Бүген шулай тоям үземне.

    Тик аңлагыз шуны. Көтмим эле,

    Көтмим эле гомер көземне!

    Вазыйх Фатыйхов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: