Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Яннарымнда син булганда

Уртак учак кабыздык без икәү

Пар язмышлы кайнар ялкыннан.

Мин бит сине үзем эзләп таптым

Мәхәббәтнең җиде катыннан.

Мәхәббәтле кайнар гөлем минем,

Язмышымның серле чәчәге,

Яннарымда син булганда гына

Кадерлерәк миңа яшәве.

Уртак учак җылысында икәү

Сыенганбыз парлы ялкынга.

Икебезгә уртак бер җыр яши,

Ул җыр безнең сөю хакында.

Уртак хисләр белән серләшәбез,

Серләребез сөю турында.

Җан җылысы белән үтсәк иде

Гомерләрнең узар юлын да.

Мәхәббәтле кайнар гөлем минем,

Язмышымның серле чәчәге,

Яннарымда син булганда гына

Кадерлерәк миңа яшәве.

Вазыйх Фатыйхов.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X